Яман шешләр химиотерапиясе

Онкологик авыруларны дәвалау өч нигездә тора. Беренчесе — хирургик дәва, ягъни операция ясау һәм аның нигезендә шешне аерып алу, икенче­ се — нур белән дәвалау. Күп вакытта, бер урынга юнәлтелгән дәвалау алып барганда да, тулы савыгуга ирешергә була.

Яман шешләр химиотерапиясе
Сурәт
 Яман шешләр химиотерапиясе Викиҗыентыкта

Өченче дәвалау ысулы — химиотерапия (йогышлы һәм паразитар авыру китереп чыгаручыларга, шулай ук шеш күзәнәкләренә тәэсир итүче дарулар белән дәвалау). Бу метод системалылыкны күз алдында тота. Әгәр беренче ике ысул билгеле бер урынга (әгъзага) тәэсир итсә, өченчесе бар организмга йогынты ясый. Алдагы ике метод белән дәвалаганда ирешелмәгән нәтиҗәгә нәкъ менә химиотерапия ярдәмендә килергә була. Чөнки кайбер очракта шеш авыруыннан дәваланучы кешенең организмында кечкенә метастазлар (микрометастаз) яшеренеп калган булуы—күпләргә билгеле факт. Аларны шеш күзәнәкләренә тәэсир итә торган дарулар—химиотерапия ярдәмендә генә бетерергә була.

Нур ярдәмендә дәвалауны узган гасыр башында куллана башлаганнар иде. Операция ясап кешеләрнең тормышын бик күп еллар элек тә саклап кала алдылар. Ә менә химиотерапияне медицинада ныклап куллана башлауга 25-30 ел гына вакыт узды әле. Дөрес, кайбер препаратлар элегрәк тә файдаланылды, тик аларның саны бик аз иде. Бүген медицинаның бу методы авыруларның тормышын саклап калуда, озайтуда һәм савыктыруда мөһим урынны яулап алды. Кайбер шеш авыруларын, мәсәлән, хатын- кызларның күкәйлек һәм ир-атларның күкәй шешләрен, балаларның кайбер төр шеш авыруларын, кискен лейкозны җиңү юнәлешендә зур адым ясалды һәм мондый авырулар исемлеге елдан-ел арта бара.

Хәзер табиблар яман шешләрне дәвалауда заманча химик препаратлар кулланалар. Тик бу препаратларны авыруларга үз белдекләре белән куллану тыела, чөнки барлык дарулар кебек, файдалы ягы белән бергә аларның организмга өстәмә тәэсире дә бар. Шуңа күрә дәвалау препаратларын табиблар яман шешнең төренә карап, аның күзәнәкләренә тәэсире көчле булырлык дозада билгелиләр.

Куллану максаты буенча химиотерапия берничә төргә бүленә. Беренчесе — профилактик химиотерапия. Ул тикшергән вакытта табылмый калган ' микрометастазларны җимерүгә юнәлдерелә. Бу метод белән сөт бизен һәм күкәйлек яман шешен дәвалаганда яхшы нәтиҗәгә ирешәләр.

Операция ясау алдыннан да дарулар белән дәвалыйлар. Дәва шешнең күләмен кечерәйтергә дә ярдәм итә. Болай дәвалау бер яктан операция ясарга мөмкинлек бирсә, икенче яктан бик зур җөйләрдән котылырга ярдәм итә.

Дәва химиотерапиясе авыруны савыктыруга яки шеш процессын туктатуга юнәлдерелә. Химиотерапиянең күбесе метастазлар таралганда, кан. лимфа авырулары булганда һәм башка очракларда кулланыла. Бу метод барлыкка килгәннән соң, ирләрнең күкәй шешләрен дүртенче стадиядә дә уңышлы дәвалый башладылар.

Зур агулы тәэсирле препаратлар кулланганда авырулар хастаханәдә ятып дәваланалар, ә авыруның хәле начар булмаганда, җиңелрәк дәваны амбулатор шартларда уздырырга мөмкин.

Хәзер Русиядә дә чит илләрдә чыгарылган дәва препаратларының тиң­ дәшләре чыгарыла башлады. Импорт дарулар бик кыйммәт булса, илебездә чыккан дарулар шактый очсызрак. Алар үзләренең нәтиҗәлелеге буенча чит ил даруларыннан калышмыйлар. Бу хастаханәләрнең бюджетына җиңеллек китерә һәм күбрәк авыруларны дәваларга мөмкинлек бирә.

Химиотерапияне хастаханә табиблары билгеләгән очракта, дәвалау бушка алып барыла.

Искәрмәләр үзгәртү