Халыкара берәмлекләр системасы

(СИ битеннән юнәлтелде)

СИ (SI, фр. Le Système International d'Unités), (Халыкара Система) — Халыкара берәмлекләр системасы, метрик системаның хәзерге варианты. СИ көнкүрештә дә, фән һәм техника өлкәсендә дә дөньяда иң киң кулланыла торган система булып тора. Моңа да карамастан, электродинамика буенча күпчелек фәнни эшләрдә СИ кимчелекләре аркасында Гаусс берәмлекләр системасы кулланыла. Хосусый очракта, СИда көчәнеш (В/м) һәм күчеш (Кл/м² (L−2TI)) төрле үлчәмнәргә ия; физик мәгънәсе булмаган вакуумның диэлектрик үткәрүчәнлеге барлыкка килә. Хәзерге вакытта СИ күпчелек дөнья илләрендә төп берәмлекләр системасы буларак кабул ителгән һәм хәтта көнкүрештә традицион берәмлекләр кулланыла торган илләрдә дә техника өлкәсендә гел диярлек кулланыла. Мондый күп булмаган илләрдә (мәсәлән, АКШында) традицион үлчәү берәмлекләрнең билгеләмәләре үзгәртелгән булган.

Халыкара берәмлекләр системасы
Логотип
Кыскача исем SI һәм СИ
Нәрсә нигезендә эшләнгән система единиц МКС[d]
 Халыкара берәмлекләр системасы Викиҗыентыкта
Җиде Си база үлчәү берәмлеләре

Гомуми мәгълүмат

үзгәртү
 
СИ системасын төп яки бердәнбер берәмлекләр системасы буларак кабул итмәгән илләр: Либерия, Мьянма, АКШ.

СИ XI Үлчәүләр буенча генераль конференциядә кабул ителгән, кайбер соңрак конференцияләрдә үзгәрешләр кертелгән. СИ җиде төп үлчәү берәмлеген һәм физик зурлыкларның чыгарылма берәмлекләрен (алга таба — берәмлекләр), шулай ук алкушымчаларны билгели. Чыгарылма берәмлекләрне язу кагыйдәләре һәм берәмлекләрнең стандарт кыскартып язмалары билгеләнгән. Төп берәмлекләр: килограмм, метр, секунд, ампер, кельвин, моль һәм кандела. СИ кысаларында бу берәмлекләрнең бәйсез үлчәмлеккә ия булулары фараз ителә, ягъни бу берәмлекләрнең берсе дә башкалардан чыгарыла алмый. Чыгарылма берәмлекләр төп берәмлекләрдән тапкырлау һәм бүлү кебек алгебраик гамәлләр ярдәмендә чыгарыла. Чыгарылма берәмлекләрнең кайберләренә СИда махсус атамалар бирелгән, мәсәлән радианга. Алкушымчаларны берәмлек атамалары алдыннан кулланырга мөмкин; алар берәмлекне билгеле бөтен санга, 10 санының дәрәҗәсенә тапкырларга яки бүләргә кирәк икәнен аңлата. Мәсәлән, «кило» алкушымчасы 1000 гә тапкырлауны аңлата (километр = 1000 метр). СИ алкушымчаларын шулай ук унарлы алкушымчалар дип атыйлар.

Тарихы

үзгәртү
 
1889 елдан алып 1960 елга кадәр кулланылган Халыкара метр эталоны

СИ Франция галимнәре төзегән һәм Бөек Франция инкыйлабыннан соң киң кулланылышка кергән метрик үлчәүләр системасының үсеше булып тора. Метрик системаны керткәнче берәмлекләр бер-берсеннән аерым рәвештә сайланылган. Шуңа күрә бер берәмлектән икенчегә исәпләп күчерү катлаулы булган. Моңа өстәп төрле урыннарда кайвакыт атамалары төрле булган төрле берәмлекләр кулланылган. Метрик система җайлы һәм бердәм үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләр системасы булырга тиеш булган.

1799 елда Франциядә ике эталон ясалган — озынлык берәмлеге өчен (метр) һәм масса берәмлеге өчен (килограмм)

1874 елда СГС системасы тәкъдим ителгән, ул өч берәмлеккә — сантиметр, грамм һәм секундка — шулай ук микро- дан алып мега- га кадәр унарлы алкушымчаларга нигезләнгән булган.

1875 елда метрик конвенциягә имза куелган. Халыкара метр һәм килограмм эшләп чыгару өстендә эшләр башланган.

1889 елда 1-нче Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләре буенча генераль конференция СГСка охшаш, әмма метр, килограмм һәм секундка нигезләнгән үлчәүләр системасын кабул иткән, чөнки бу берәмлекләрнең гамәли кулланылыш өчен җайлырак булулары танылган.

Соңрак электр һәм оптика өлкәсендә физик зурлыклар өчен база берәмлекләре кертелгән.

1960 елда XI Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләре буенча генераль конференция «Халыкара берәмлекләр системасы (СИ)» атамасын алган стандартны кабул иткән. 1971 елда XIV Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләр буенча генераль конференция СИга үзгәрешләр керткән, атап әйткәндә, матдә микъдары берәмлеге (моль) өстәлгән.

СИ берәмлекләре

үзгәртү

СИ берәмлекләре атамалары юл хәрефе белән язылалар, СИ берәмлекләре билгеләреннән соң, гади кыскартылган сүзләрдән аермалы буларак нокта куелмый.

Төп берәмлекләр

үзгәртү
Зурлык Үлчәү берәмлеге Билгеләмәсе
татарча атамасы халыкара атамасы татарча атамасы халыкара атамасы
Озынлык метр metre (meter) м m
Масса килограмм kilogram кг kg
Вакыт секунд second с s
Ток зурлыгы ампер ampere А A
Термодинамик температура кельвин kelvin К K
Яктылык көче кандела candela кд cd
Матдә микъдары моль mole моль mol

Чыгарылма берәмлекләр

үзгәртү

Чыгарылма берәмлекләр төп берәмлекләр аша математик операцияләр: тапкырлау һәм бүлү ярдәмендә чыгарылырга мөмкин. Кайбер чыгарылма берәмлекләргә, җайлылык өчен үз атамалар бирелгән, мондый берәмлекләрне математик гыйбарәләрдә башка чыгарылма берәмлекләр ясау өчен кулланырга мөмкин. Чыгарылма берәмлек өчен математик гыйбарәне бу берәмлекне билгели торган физик законнан яки үлчәнгән физик зурлык билгеләмәсеннән чыгарып була. Мәсәлән, тизлек – ул җисем вакыт берәмлеге эчендә уза торган ара; ягъни, тизлек үлчәү берәмлеге - м/с (секундка метр) Еш кына бер үк берәмлек төрле җыелма төп һәм чыгарылма берәмлекләр ярдәмендә төрлечә язылырга мөмкин (мәсәлән, Үз атамалары булган чыгарылма берәмлекләр таблицасында соңгы колонканы карагыз). Әмма гамәлдә зурлыкның физик мәгънәсен иң әйбәт чагылдыра торган (яки гомуми шартлы кабул ителгән) гыйбарәләр кулланыла . Мәсәлән, көч моментының зурлыгын язу өчен Н•м ны кулланырга кирәк, ә м•Н яки Дж ны кулланырга кирәк түгел.

Үз атамалары булган чыгарылма берәмлекләр
Зурлык Үлчәү берәмлекләре Билгеләмәсе Гыйбарә
татарча атамасы халыкара атамасы татарча атамасы халыкара атамасы
Яссы почмак радиан radian рад rad м•м−1 = 1
Җисем почмагы стерадиан steradian ср sr м2•м−2 = 1
Цельсий1 шкаласы буенча температура Цельсий градусы degree Celsius °C °C K
Ешлык герц hertz Гц Hz с−1
Көч ньютон newton Н N кг•м•c−2
Энергия джоуль joule Дж J Н•м = кг•м2•c−2
Егәрлек ватт watt Вт W Дж/с = кг•м2•c−3
Басым паскаль pascal Па Pa Н/м2 = кг•м−1•с−2
Яктылык агымы люмен lumen лм lm кд•ср
Яктыртылганлык люкс lux лк lx лм/м² = кд•ср/м²
Электр корылмасы кулон coulomb Кл C А•с
Потенциаллар аермасы вольт volt В V Дж/Кл = кг•м2•с−3•А−1
Каршылык ом ohm Ом Ω В/А = кг•м2•с−3•А−2
Электр сыйдырышлыгы фарад farad Ф F Кл/В = с4•А2•кг−1•м−2
Магнит агымы вебер weber Вб Wb кг•м2•с−2•А−1
Магнит индукциясе тесла tesla Тл T Вб/м2 = кг•с−2•А−1
Индуктивлык генри henry Гн H кг•м2•с−2•А−2
Электр үткәрүчәнлеге сименс siemens См S Ом−1 = с3•А2•кг−1•м−2
(Радиоактив чыганакның) активлыгы беккерель becquerel Бк Bq с−1
Ионлаштыручы нурланышның cеңгән дозасы грэй gray Гр Gy Дж/кг = м²/c²
Ионлаштыручы нурланышның эффектив дозасы зиверт sievert Зв Sv Дж/кг = м²/c²
Катализатор активлыгы катал katal кат kat моль/с

• Кельвин һәм Цельсий шкалалары үзара түбәндәгечә бәйле: °C = K − 273,15

Яңа СИ билгеләмәсе

үзгәртү

2011 елның 17-21 октябренда XXIV Үлчәмнәр һәм авырлык үлчәүләр буенча конференциядә һәммә кеше бер рәвешле тавыш биреп резолюция кабул ителде, анда, хосусый очракта, Халыкара берәмлекләр системасының киләсе ревизиясендә үлчәү берәмлекләрен бу берәмлекләр аша тасвирланган кайбер физик константалар төгәл билгеле саннар булырлык итеп алдан билгеләргә тәкъдим ителгән. Бу билгеләмәләрнең кайберләре алдан кертелгән иде инде. Соңгы рәвешендә СИ берәмлекләр системасында:

Монда Х CODATAның төгәлрәк киңәшләре нигезендә билгеләнәчәк бер яки күбрәк әһәмияткә ия цифрларны аңлата. Шул төгәл билгеләнгән җиде константалар җыелмасыннан җиде төгәл коррекцияләнгән СИ үлчәү берәмлекләре чыгарылачак.

СИ га кермәүче берәмлекләр

үзгәртү

СИга кермәүче кайбер берәмлекләр, Үлчәмнәр һәм авырлыклар үлчәүләр буенча генераль конференция карары буенча «СИ белән бер рәттән кулланылышка рөхсәт ителә».

Үлчәү берәмлеге Халыкара атамасы Билгеләнүе СИ берәмлекләрендә зурлык
татарча халыкара
минут minute мин min 60 с
сәгать hour сәг h 60 мин = 3600 с
тәүлек day тәү d 24 сәг = 86400 с
градус degree ° ° (π/180)рад
почмакча минут minute (1/60)° = (π/10800)
почмакча секунд second (1/60)′ = (π/648000)
литр litre (liter) л l, L 1/1000 м³
тонна tonne т t 1000 кг
непер neper Нп Np үлчәмсез
бел bel Б B үлчәмсез
электронвольт electronvolt эВ eV ≈1,60217733*10−19 Дж
атом масса берәмлеге unified atomic mass unit а.м.б. (а.е.м.) u ≈1,6605402*10−27 кг
астрономик берәмлек astronomical unit а.б. (а.е.) ua ≈1,49597870691*1011 м
диңгез милясы nautical mile миля 1852 м (төгәл)
төен knot төен сәгатькә 1 диңгез милясы = (1852/3600) м/с
ар are а a 10² м²
гектар hectare га ha 104 м²
бар bar бар bar 105 Па
ангстрем ångström Å Å 10−10 м
барн barn б b 10−28 м²

Моннан тыш ГОСТ 8.417-2002 түбәндәге берәмлекләрне кулланырга рөхсәт итә: град, яктылык елы, парсек, диоптрия, киловатт-сәг, вольт-ампер, вар, ампер-сәг, карат, текс, гал, секундка әйләнеш, минутка әйләнеш.Чагыштырмача һәм логарифмик зурлыкларның берәмлекләрен кулланырга рөхсәт ителә, мәсәлән, процент, промилле, миллионнан бер өлеш, фон, октава, декада. Киң кулланылышы булган вакыт берәмлекләрен кулланырга рөхсәт ителә, мәсәлән, атна, ай, ел, гасыр, меңьеллык. Башка берәмлекләрне куллану рөхсәт ителми. Шулай да, төрле өлкәләрдә башка берәмлекләр дә кулланыла.

Кайбер илләр СИ системасын кабул итмәгән, яки аны өлешчә генә кабул иткән һәм инглиз үлчәүләр системасын яки охшаш берәмлекләрне куллануны дәвам итә.

Мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр

үзгәртү

Унарлы мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр берәмлек билгеләнүенә өстәлә торган стандарт тапкырлагычлар һәм СИ алкушымчалары ярдәмендә ясала:

Мәртәбәле: Алкушымча
(татарча/халыкара):
Өлешле: Алкушымча
(татарча/халыкара):
101 (дека) да / da 10−1 (деци) д / d
102 (гекто) г / h 10−2 (санти) c / c
103 кило к / k 10−3 милли м / m
106 мега М / М 10−6 микро мк / μ
109 гига Г / G 10−9 нано н / n
1012 тера Т / Т 10−12 пико п / p
1015 пета П / P 10−15 фемто ф / f
1018 экса Э / E 10−18 атто a / a
1021 зетта З / Z 10−21 зепто з / z
1024 йотта И / Y 10−24 йокто ит / y

Берәмлек билгеләнүләрен язу кагыйдәләре

үзгәртү
  • Берәмлек билгеләнүләрен туры шрифт белән басалар, кыскартылма билгелесе буларак ноктаны билгеләнүдән соң куймыйлар.
  • Билгеләнүләрне зурлыкларның санлы тасвирламасыннан соң буш ара калдырып урнаштыралар, икенче юлга күчерү рөхсәт ителми. Мисаллар: 10 м/с, 15°.
  • Әгәр дә санлы тасвирлама иелешле сызыклы вакланма булса, аны җәяләр эчендә язалар, мәсәлән: (1/60)с−1.
  • Берәмлекләрне чикле тайпылышлар белән билгеләгәндә аларны җәяләргә куялар, яки берәмлекнең билгеләмәсен зурлыкның санлы тасвирламасыннан соң һәм чикле тайпылышыннан соң куялар: (100,0±0,1)кг, 50г ± 1г.
  • Тапкырламага керүче берәмлек билгеләнүләрен урта сызыкта нокталар белән бүләләр (Н•м, Па•с), моның өчен «×» символын кулланырга рөхсәт ителми. Машина язылган текстларда буталчыклар килеп чыгарга мөмкинлек булганда ноктаны күтәрмәскә яки билгеләнүләрне буш аралар белән аерырга рөхсәт ителә.
  • Бүлү билгесе сыйфатында кыскартылмаларда горизонталь сызыкны яки иелешле сызыкны кулланырга мөмкин (берне генә). Иелешле сызыкны кулланганда, бүлүчедә (знаменатель) берәмлекләр тапкырламасы торса аны җәяләргә куялар. Дөрес: Вт/(м•К), дөрес түгел: Вт/м/К, Вт/м•К.
  • (Уңай һәм тискәре) дәрәҗәләргә күтәрелгән билгеләнүләр тапкырламасы рәвешендә берәмлекләр билгеләнүләрен кулланырга рөхсәт ителә: Вт•м−2•К−1, А•м². Тискәре дәрәҗәләрне кулланганда, горизонталь яки иелешле сызыкны (бүлү тамгасын) кулланырга рөхсәт ителми.
  • Санлы тасвирламалар белән махсус тамгаларны бергә кулланырга рөхсәт ителә, мәсәлән: °/с (секундка градус).
  • Тулы берәмлекләр атамаларын һәм кыскартылган билгеләнүләрне бергә кулланырга ярамый. Дөрес түгел: км/сәгать, дөрес: км/сәг.
  • Фамилияләрдән килеп чыккан берәмлекләр билгеләнүләре баш хәрефтән языла, шул исәптән СИ алкушымчалары белән бергә, мәсәлән: ампер — А, мегапаскаль — МПа, килоньютон — кН, гигагерц — ГГц.

Шулай ук карагыз СИ алкушымчаларын куллану кагыйдәләре.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • ГОСТ 8.417-2002. Единицы величин.
  • Единицы величин: Словарь-справочник.— М.: Издательство стандартов, 1990, ISBN 5-7050-0118-5

Сылтамалар

үзгәртү