Төп менюны ачу
Радиацион куркыныч билгесе
Радиацион куркыныч яңа билгесе, 2007 елдан

Ионлаштыручы нурланыш (еш кына төгәл булмаган термин "радиация" кулланыла) — матдәне ионлаштырырлык фотоннар, элементар кисәкчекләр яки атом төшләре агымнары.

Күренмә яктылык яки ультрашәмәхә нурланыш та кайбер очракларда мәтдәне ионлаштыра алалар, ләкин ионлаштыручы нурланышка карамаган.

Кече энергияле инфракызыл һәм радио нурланышлар атомнар һәм молекулалар ионлаштыра алмый.

ТарихҮзгәртү

1860 елларда катод нурлары (югары энергияле электрон агымнары) ачылган, аларга ионлаштырырлык үзлекләргә хас була.

1865 елда Рөнтген югары энергияле электромагнит нурларын ача, ә 1896 елда Аңри Беккерель уран чыгарган гамма-нурланыш таба.

1899 елда Резерфорд радиоактив таркалышта альфа-, бета-, гамма- нурларны таба, соңрак югары энергияле позитроннар, протоннар, нейтроннар ачылган. 1911-1912 галәми нурлар ачылган, шулай итеп, ионлаштыручы нурланыш күп төрләре табылган.

Ионлаштыручы нурланышның тәбигатеҮзгәртү

 
Ничек ионлаштыручы нурланыш төрләре мәтдә белән тәэсир итешә
  • Кыска дулкынлы электромагнит нурланышы (югары энергияле фотоннар агымы):
  • Кисәкчекләр агымнары:
    • бета-кисәкчекләр (электроннар, позитроннар)
    • нейтроннар
    • протоннар, мюоннар, бүтән элементар кисәкчекләр
    • ионнар, шул исәптән альфа-кисәкчекләр, атом төшләре таркалышында хасил булган таркалыш ватыклары

Ионлаштыручы нурланыш чыганакларыҮзгәртү

Тәбигать чыганаклары:

Ясалма чыганаклар:

Үлчәү берәмлекләреҮзгәртү

  • Грэй (билгесе Гр, Gy, СИ) - йотылган дозаны күрсәтә, 1 Гр бер кг массага 1 Дж йотылган энергиягә тиң.
  • Рад (искергән системадан тыш берәмлек) - 1 граммга 100 Эрг йотылган энергиягә тиң
  • Рөнтген (билгесе Р, R, системадан тыш берәмлек) - экспозицион доза: ионлаштыручы нурланыш булдырган коргы һава күләмендә күрсәтә, 1 рөнтген ул фотоннар дозасы 1 см3 һавада (1/3)⋅10−9 кулонга туры килә. 1 Р = 2,57976⋅10−4 Кл/кг
  • Беккерель (билгесе Бк, Bq, СИ) - бер секундада төшләр таркалышлары санын күрсәтә. Системадан тыш берәмлек Кюри: 1 Ки=3,7⋅1010 Бк, 1 г радий-226 активлыгына туры килә.

Ионлаштыручы нурланыш үзлекләреҮзгәртү

 
Ионлаштыручы нурланыш төрләре керү сәләте

Альфа-нурланышҮзгәртү

Альфа-нурланыш - радиоактив таркалышта хасил булган Һелий-4 төшләре (альфа-кисәкчекләр) агымы, ул кагазь бите белән җиңел туктатыла, ләкин организм эчендә эләккәч, зур зыян китерә.

Бета-нурланышҮзгәртү

Бета-нурланыш - бета-таркалышта хасил булган электроннар агымы, 1 МэВ энергиядән ким булган бета-кисәкчекләр берничә миллиметр киңлекле алюминий фольгасы белән туктатып була.

Гамма-нурланышҮзгәртү

Гамма-нурланыш - югары энергияле фотоннар агымы, фотонның электр коргысы юк, шуңа күрә бу иң югары керерлек нурланыш, аннан саклау өчен авыр элементлар (кургаш һ.б.), мәсәлән МэВ энергияле фотоннарны берничә см кургашның каты йота ала.

Ионлаштыручы нурланыш бар төрләренең керү сәләте энергиядән бәйле.

Химик тәэсиреҮзгәртү

Ионлаштыручы нурланыш тәэсирендә:

Биологик тәэсиреҮзгәртү

 
Ионлаштыручы нурланышның туры биологик тәэсире

Ионлаштыручы нурланыш биологик системаларга көчле рәвештә тәэсир итә, биологик эффект өчен йотылган доза эквивалент доза белән үлчәнә, ул йотылган доза һәм нурланышның үлчәүле коэффициенты тапкырчыгышына тигез, бу коэффициент:

  • гамма һәм бета нурланыш өчен 1
  • альфа-нурланыш һәм төшләр ватыклары өчен 20
  • нейтроннар өчен 5...20 (энергиягә бәйле).

Эффектив һәм эквивалент дозалар Зиверт белән үлчәнә (Зв), элек бэр белән үлчәнгән: 1 бэр = 0,01 Зв = 100 эрг/г

Кайбер радиоактив изотоплар организм матдәләр алмашуында керә һәм зур зыян китерә, мәсәлән йод-131, стронций, плутоний һ.б.

Ионлаштыру нәтиҗәсендә ирекле радикаллар хасил була һәм аксымнар, нуклин әчелекләрне җимерә һәм күзәнәкләр үлеменә, канцерогенезга, мутациягә китерә ала.

Әгәр кеше бөтен тәнендә 1-2 Зиверт дозасын алса, аның кискен нур авыруы башлана.

Нурландыру нәтиҗәләре берничә елдан соң барлыкка килә ала һәм яман шеш, киләсе буыннарда мутацияләргә китерә.

Ионлаштыручы нурланыш тормыштаҮзгәртү

Галәми нурлардан уртача эффектив доза егәрлеге җир өслегендә 0,036 мкЗв/сәг тәшкил итә.

Биеклек арткан саен доза арта, очкычта (9-12 км биеклегендә) доза 5-8 мкЗв/сәг була. Аурупадан АКШка очкыч белән барганда доза 30-45 мкЗв җитә. Казаннан Мәскәүгә очкыч белән барганда йотылган доза якынча 9 мкЗв була.

Кояш активлыгыннан кеше барлык дозаның 10%ын ала.

Шулай ук гранитта торий-232 изотопы бар, таш йортларда радиоактив фоны шул исәбеннән чыгарыла.

Росгидромет буенча Рәсәйдә гамма-нурланыш уртача дозасы якынча 9-16 мкР/сәг тәшкил итә.

Кешенең радиоактивлыгыҮзгәртү

Калий белән продуктларны ашаганда (банан, бәрәңге, чикләвек, көнбагыш һ.б.) кеше радиоактив К-40 изотопын да ашый, шуңа күрә махсус банан эквиваленты кертелгән.

Кеше үзе ионлаштыручы нурланышны чыгара, чөнки аның эчендә радиоактив калий-40 һәм күмертуар-14 изотоплары бар, мисал өчен 70 кг авырлыклы кешенең калий-40 активлыгы 5000 Бк, күмертуар-14 активлыгы 3000 Бк (секундада таркалышлар саны). Кешенең радиоактливлыгы 80%ында калий-40 исәбеннән булдырыла.

Хәттә кеше антиматдә чыгара, чөнки калий-40 таркалганда позитроннар булдырыла. Һәр кеше бер сәгатьтә якынча 180 позитрон чыгара.

СылтамаларҮзгәртү