Водород

(Сутуар битеннән юнәлтелде)
Водород / Hydrogenium (H) He
Атом номеры 1
Матдәнең тышкы күренеше төссез, тәме булмаган һәм иссез газ
Атомның үзлекләре
Атом массасы
(моляр масса)
1,00794 а. м. б. (г/моль)
Атом радиусы 79 пм
Ионлаштыру энергиясе
(беренче электрон)
1311,3 кДж/моль (эВ)
Электрон конфигурациясе 1s1
Химик үзлекләре
Ковалент радиусы 32 пм
Ион радиусы 54 (−1 e) пм
Электр тискәрелеге
(Полинг буенча)
2,20
Электрод потенциалы
Оксидлашу дәрәҗәсе 1, −1
Матдәнең термодинамик үзлекләре
Тыгызлык 0,0000899 (при 273K (0 °C)) г/см³
Моляр җылы сыешлыгы 14,235 Дж/(K·моль)
Җылы үткәрүчелек 0,1815 Вт/(м·K)
Эрү температурасы 14,01 K
Эрү җылылыгы 0,117 кДж/моль
Кайнау температурасы 20,28 K
Парга әйләнү җылылыгы 0,904 кДж/моль
Моляр күләм 14,1 см³/моль
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе
Рәшәткә төзелеше гексагональ
Рәшәткә параметрлары a=3,780 c=6,167 Å
Дебай температурасы 110 K
H 1
1,00794
1s1
Водород ц

Водород яки сутуар (H, лат. hydrogenium, ингл. hydrogen) — Менделеевның периодик таблицасының беренче элементы. Табигатьтә иң киң таралган элемент (88,6%). Водородның 5 изотоптан өчесе үз исемнәрен йөртәләр: ¹H — протий (Н), ²H — дейтерий (D) һәм ³H — тритий (T).

Бүгенге заманда Водород Галәмдә иң таралган элемент, 88,6% бөтен атом тәшкил итә, гелий 11,3%, башка элементлар нибары 0,1%.

Водород - йолдызлар һәм йолдызара газның нигезе. Атомар Водород рекомбинация чорында барлыкка килгән.

Йолдызлар температурасында (мәсәлән: Кояш өслегендә ~6000 °C) Водород плазма төрендә бар, йолдызара фәзада молекулалар, атомнар, ионнар, молекуляр болытлар төрендә тора.

Водородның гади матдәсе — җиңел төссез газ. Һава йә уттуар белән катнашканда янучан һәм шартлаткыч. Агусыз. Этанол һәм тимер, никел, палладий, платина кебек металларда эрүчән.

Hydrogen Spectrum Test

Стандарт температурада һәм басымда Водород - төссез, тәмсез, иссез, агусыз икеатомлы газ Н2.

Водород күпчелек металл булмаган элементлар белән ковалент бәйләнешләрне яхшы төзегәнгә күрә Җирдәге Водород күбесенчә молекуляр катнашмаларда - су, органик катнашмаларда бар.

Водород ның латин атамасы Hydrogenium булганга күрә H латин хәрефе белән билгеләнә.

Химик элементлар җәдвәле

Әдәбият

үзгәртү
  • Кузьменко Н. Е., Ерёмин В. В., Попков В. А. Начала химии. Современный курс для поступающих в вузы: Учебное пособие для вузов. — М.: Издательство «Экзамен», 2005.
  • Дигонский С. В., Тен В. В. Неизвестный водород. — СПб: Наука, 2006. ISBN 5-02-025114-3
  • Chart of the Nuclides. — 17th. — Knolls Atomic Power Laboratory, 2010. — ISBN 978-0-9843653-0-2.
  • Newton, David E. The Chemical Elements. — New York : Franklin Watts, 1994. — ISBN 978-0-531-12501-4.