Индуктивлык яки үзиндукция коэффициенты - йомык контурда үткәрүче электр агымы һәм ул булдырган бөтен магнит агымы арасында пропорциональлек коэффициенты:

⚙️  Классик электродинамика
Электр · Магнетизм
Шулай ук карагыз: Портал:Физика
Индуктивлык кәтүге
Ф = LI

биредә Ф - магнит агымы, I - электр агымы, L -индуктивлык

Гомуми очракта болай языла:

 — бөтен магнит агымы

Туры озын үткәргеч өчен индуктивлык магнит кыры энергиясеннән чыгарыла.

Контурда электр агымы үзгәргәндә үзиндукциясе ЭЙК (электр йөртүче көче) хасил була, ул индуктивлык ярдәмендә тасвирлана:

.

Шулай итеп, бер секундада электр агымы 1 Амперга үзгәргәндә хасил булган үзиндукциясе көчәнеше (ЭЙК) индуктивлыкка тиң.

Шулай ук индуктивлык электромагнит кырының энергиясен билгели:

.

Зур индуктивлык белән чылбыр өлешләре индуктивлык кәтүге төрендә ясала.

Югары ешлыкта ялгыз, хәттә туры үткәргеч тә кече индуктивлыгына ия, аны исәпкә алырга кирәк.

Үлчәнү үзгәртү

СИ системасында индуктивлык генри (Гн) белән үлчәнә. СГС, СГСМ системаларында ул сантиметрлар белән үлчәнә, 1 Гн = 109 см; 1 см = 1 нГн.

L билгесе Эмилий Ленц хөрмәтенә кабул ителгән.

Кайбер индуктивлыклар үзгәртү

Соленоид үзгәртү

 
Көндексез соленоид
  • Көндексез соленоид өчен
 
  • Көндекле соленоид өчен:
 

биредә   - чорнамнар саны

 магнит даимие
  - аркылы кисем мәйданы
  - көндекнең магнит үткәрүчәнлеге

Торроидаль кәтүк үзгәртү

 
Торроидаль кәтүк

Чиксез соленоид индуктивлыгы:

 

Шуннан торроидаль кәтүк индуктивлыгы иң яхшы якынчалыгы:

 

Биредә: R - тышкы радиус, r - эчке радиус, h - биеклек.

Озын туры үткәргеч үзгәртү

Озын туры үткәргеч индуктивлыгы өчен якынча тигезләмә:

 

биредә  магнит даимие,

  — тышкы мохитнең чагыштырма магнит үткәрүчәнлеге (вакуум өчен  ),
  — үткәргечнең чагыштырма магнит үткәрүчәнлеге
  — үткәрчеч озынлыгы,
  — үткәргечнең кисеме радиусы.

Әдәбият үзгәртү

  • Сивухин Д. В. Общий курс физики. — Изд. 4-е, стереотипное. — М.: Физматлит; Изд-во МФТИ, 2004. — Т. III. Электричество. — 656 с. — ISBN 5-9221-0227-3; ISBN 5-89155-086-5.
  • Ландау, Л. Д., Лифшиц, Е. М. Теория поля. — Издание 7-е, исправленное. — М.: Наука, 1988. — 512 с. — («Теоретическая физика», том II). — ISBN 5-02-014420-7