Саратан йолдызлыгы

Саратан йолдызлыгы (гарәп. السرطانәс-сәрәтан — «кысла»[1]; шулай ук Кысла йолдызлыгы; лат. Cancer) — аяз төндә Әсәт һәм Җәүза йолдызлыклары арасында күрергә мөмкин булган иң күренексез зодиак йолдызлыгы. Йолдызлыкның иң якты йолдызы +3,53m күренмә йолдызча зурлык белән ялтырый.

Саратан
Саратан
Саратан

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Cancer
(иял. к.: Cancri)
Кыскартма Cnc
Нигез Диңгез кысласы
Туры калкулык 7сәг 48мин тан
9сәг 15мин кача
Авышлык +7° тан
+33° 30′ кача
Мәйдан 506 кв. градус
(31 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)

юк

Метеор агымнары

Дельта-Канкрилар

Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +90° тан −56° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — гыйнварфевраль.

Йолдызлар үзгәртү

Саратан αӘлзобанә (гарәп. الزبانةәз-зобанәһкыскыч; ингл. Acubens), +4,3m күренмә йолдыз зурлык белән куш йолдыз.

Саратан ζ — кызыклы катлаулы йолдызлардан берсе, аның ике йолдызы 59,6 ел әйләнү периодлы куш системаны тәшкил итәләр, өченче әгъзасы исә бу куш йолдызлар тирәсендә 1150 ел эчендә әйләнеп чыга.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Саратан — июнь ае; кысла (рак, краб). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 501.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара

Калып:Саратан йолдызлары