Укчы йолдызлыгы

(Кавәс йолдызлыгы битеннән юнәлтелде)

Кавәс йолдызлыгы (гарәп. القوسәл-қәўәс — «җәя»[1]; шулай ук Укчы йолдызлыгы; лат. Sagittarius) — Җәди һәм Гакрәп йолдызлыклары арасындагы зодиак йолдызлыгы. Аның иң якты йолдызлары 2 нче дәрәҗә зурлыктагы йолдызлар булып ялтырыйлар. Бу йолдызлыкта кышкы кояш торгынлыгы ноктасы һәм безнең Галактиканың үзәге (30 000 яктылык елы ераклыгында) урнашкан.

Кавәс
Кавәс
Кавәс

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исем Sagittarius
(иял. к.: Sagittarii)
Кыскартма Sgr
Нигез Укчы
Туры калкулык 17сәг 36мин тан
20сәг 20мин кача
Авышлык −45° 30′ тан
−12° 2′ кача
Мәйдан 867 кв. градус
(15 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
Метеор агымнары
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +45° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июньиюль.

Астеризмлар үзгәртү

 
Чәйнек астеризмы

Чәйнек астеризмы Кавәс йолдызлыгының түбәндәге йолдызларыны эченә ала: ζ (Аскелла), φ, δ (Кавәс Мөтәвәссыйт) һәм ε (Кавәс Җәнүби) — чәйнек үзе, λ (Кавәс Шимали) — капкач, τ һәм σ (Нунки) — тотка һәм γ² (Әлнәсыл) — борын. Әлнәсыл йолдызы янындагы Киек каз юлы полосасы — кайнар су агымы.

Күренүчәнлек үзгәртү

Гадәттә, Кояш бу йолдызлыкта 18 декабрьдән 18 гыйнварга кадәр була. Йолдызлыкны февраль ахырыннан ноябрь башына кадәр күзәтеп була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июньиюль айларында була. Россиядә тулысынча көньяк өлкәләрендә күренә.

Тарих һәм исемнәр үзгәртү

 
Кавәс йолдызлыгы (күк йөзенең тышкары ягыннан караганда). Әл-Суфинең «Кузгалмас йолдызлар китабының» 1730 елдагы кулъязмасы. АКШ Конгрессы китапханәсе

Укчы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кавәс — 1) җәя; 2) зодиак тамгасы буенча булган елның ноябрь ае (Стрелец). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 197.

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара