Гакыйдә
Ислам теологиясе, яки гарәп теленнән алынмасы Гакыйдә (гар. عقيدة) — Ислам ышануларын билгеләүче Ислам гыйлемнәренең бер өлеше, Исламның тәгълиматы өйрәткәненчә иманга юл күрсәтә.
Гакыйдә |
Сөнничелек
үзгәртү Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Юнәлешләр |
Суфилык |
Ваххабчылык – Сәләфилек |
Җәдитчелек |
Әхмәдия |
Сөнниләрнең гакыйдәсе иманның алты шартына нигезләнгән. Гакыйдәдә сөнниләрнең төп мәзһәбләре – Әбүл-Хәсән әл-Әшгари һәм Әбу Мансур әл-Матуриди имамнар исемнәре белән аталган Әшгарилек һәм Матуридилык дип санала. Шулай ук сәләфичелек гакыйдәсе таралган.
Сөнниләрнең төп ышанулары чагылган китап булып хәнәфи мәзһәбе галиме Әбу Җәгъфәр әт-Тахавинең (һ. 239-һ. 321) «Бәян әс-Сүннә уәл Җәмәга» («Гакыйдә Тахавия» исеме астында билгеле) китабы санала.
Гакыйдәнең бер мисалы
үзгәртү«Әмәнтү би-л-Ләхи вә мәләикәти-һи вә-кутуби-һи вә-русулиһи вә-л-йәүми-л-ахири вә-би-л-кадари хәйриһи вә-шәрриһи мин Аллаһи тәгалә вә-л-бә`су бә`да-л-мәүти хаккун әшхәдү ән(л) ләә иләһә иллә-л-Лаһу вә-әшһәдү әннә Мүхаммәдән габдү-һү вә-расулү-һү»
Тәрҗемәсе: - Иман китердем Аллаһка, аның Фәрештәләренә, Аның Китапларына, Аның Пәйгамбәрләренә, Кыямәт көненә, язмышның Аллаһ тәгаләдән икәнлегенә, яхшылыкның да яманлыкның да Аллаһтан килүенә, үлемнән соң кабат терелүнең дөреслегенә. Аллаһтан башка илаһ юклыгына һәм Мөхәммәд Аның рәсүле һәм колы икәнлегенә шәһадәтлек бирәм.