Ахшам намазы (ахшамфар. نماز آقشام намаз-е ақшам[1], мәгърибгарәп. صلاة المغرب‎салат әл-мәғриб[2]) — кояш баткач укыла торган намаз.

Ахшам намазы
Сурәт
Вакыйганың ешлыгы 1 тәүлек
 Ахшам намазы Викиҗыентыкта

Биш вакыт көндәлек намазның исәп буенча дүртенчесе. Намазлар Исламның биш баганасының икенчесен тәшкил итәләр. 5 рәкәгатьтән тора: 3 рәкәгать фарыз һәм аннары 2 рәкәгать сөннәт.

Бу намазны уку вакыты бик кыска (бигрәк тә түбән киңлекләрдә). Рамазан вакытында ахшамга азан, авыз ачу вакыты җиткәнне күрсәтә.

Ахшам намазын уку вакыты:

  • Башлану вакыты: Кояш тулысынча батканнан соң
  • Тәмамлау вакыты: Күктән кызыллык китеп, тулы караңгылык җиткәч.

Әдәбият үзгәртү

  • Исхакый Р. Намаз уку тәртибе. — Иман, 2007. — Б. 52.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Акшам, ахшам — 1) эңгер-меңгер вакыт; 2) кич вакыт. Намаз — намаз, көндәлек гыйбадәт. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 17.
  2. Мәгъриб — 2) кояш бата торган урын, вакыт. Салат — намаз, дога. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 295; 498.