Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
ВаххабчылыкСәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Дога (гарәп. دعاء‎‎ — сорау, ялвару) — Исламда, ышанучы кешенең Аллаһка эндәшүе.

Дога кылу

Гомүмән алганда, мөселман һәрвакытта да Аллаһка дога белән ялварырга тиеш:

« Әгәр колларым синнән Минем турында сорасалар, хакыйкатьтә, Мин якын. Дога кылучы Миңа дога белән мөрәҗәгать итсә, Мин мөрәҗәгатенә җавап бирәмен.
»

Дога кылуның әдәпләре үзгәртү

Аллаһка дога кылганда кабул булсын өчен түбәндәгеләрне эшләү мөһим:

  1. Ихласлык/
  2. Доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү.
  3. Җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау.
  4. Күңел вә йөрәк белән бирелү.
  5. Шатлыкта да кайгыда да дога белән ялвару.
  6. Догада Аллһтан башкага ялвармау.
  7. Үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны, берсен дә ләгънәт кылмау.
  8. Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача ялвару.
  9. Барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук Аллаһның рәхмәтен танып Аңа шөкер кылу.
  10. Доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене генә сорау.
  11. Дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү.
  12. Хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү.
  13. Доганы 3 тапкыр кабатлап әйтү.
  14. Кыйблага таба юнәлү.
  15. Дога кылганда кулларны күтәрү.
  16. Таһәратле булу.
  17. Дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу.
  18. Башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау.
  19. Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау.
  20. Гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл юл белән кәсеп ителгән булу.
  21. Гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау.

Дога кабул була торган вакытлар һәм урыннар үзгәртү

  1. Кадер кичендә.
  2. Төннең өченче өлешендә.
  3. Азан белән камәт арасында.
  4. Яңгыр яуганда.
  5. Җиһәдтә һөҗүм вакытында.
  6. Җомга көненең бер өлешендә.
  7. Зәмзәм суы эчкәндә.
  8. Сәҗдә вакытында.
  9. Фарыз намазларыннан соң.
  10. Тәшәһһүд ахырында.
  11. Мөселман кардәшең гаеп (яныңда булмаган) вакытта аның өчен дога кылу.
  12. Гарәфәт көнендә (хаҗда булучыга).
  13. Рамазан аенда.
  14. Золым кылынган вә җәберләнгән кешенең догасы.
  15. Ата-ананың баласына карата догасы.
  16. Мөсафир кешенең догасы.
  17. Ураза тотучының догасы.
  18. Авыз ачканда.
  19. Гадел имамның догасы.
  20. Изге баланың догасы.
  21. Хаҗда беренче ике баганага таш аткач.
  22. Кәгьбәтуллаһ эчендә, шулай ук хиҗер эчендә, чөнки ул Кәгьбәтуллаһның бер өлеше.
  23. Сафа һәм Марва калкулыкларында.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү