Зәмзәм
Зәмзәм (гарәп. زمزم) — Мәккә шәһәрендәге әл-Хәрәм мәчете җирлегендә урнашкан изге кое. Кәгъбә ташыннан 20 метр ераклыкта. Кое тирәнлеге 30 метр чамасы.
Зәмзәм | |
гарәп. زمزم | |
Дәүләт | Согуд Гарәбстаны |
---|---|
Административ-территориаль берәмлек | Мәккә |
Зәмзәм Викиҗыентыкта |
Зəмзəм чишмәсе – Мəккəи Мөкəррəмəдə Кəгъбə мəсҗеде янындагы изге кое. Көнбатыш чыганакларның кайберсендə – Ибраһим чишмəсе. Риваятьлəргə караганда, Ибраһим пəйгамбəрнең хатыны Сара аның җариясе Һаҗəрне сабый улы Исмəгыйль белəн куып җибəргəч, Ибраһим пəйгамбəр аларны Мəккə тирəсенə илтеп куйган һəм үзлəрен генə чүлдə калдырган, лəкин бирегə һаман килеп йөри торган булган. Бервакыт Һаҗəр анабыз, эчəргə су эзлəп, əс-Сафа һəм əл-Мəрвə тавы арасын җиде тапкыр əйлəнə, ахырда, су таба алмыйча, кире баласы янына килгəч, Исмəгыйльнең аяк очыннан чишмə тибеп чыкканын күрə. Бу чишмəне Аллаһы Тәгалә əмере белəн Җəбраил фəрештə ачкан була.
Кечкенә Исмәгыйль галәйһиссәлам аягы белән типкән урыннан чишмә чыгуын күргәч, Һаҗәр анабыз аңа «Җыел! Җыел!» – ди. Гарәпчә ул «Зәмзәм!» дип яңгырый. Әгәр шулай ителмәгән булса, Зәмзәм чишмәсе диңгез булып җәелер иде диләр.
Моннан соң Зəмзəм чишмəсе беркадəр онытылып тора. Мөхəммəд пəйгамбəрнең бабасы Габделмоталлиб, Аллаһы кушуы буенча, аны кабат ача. Хаҗ вакытында мөселманнарның əл-Мəрвə һəм əс-Сафа таулары арасында йөгереп йөрүе Һаҗəр анабызның шушы чишмəне табу вакыйгасын тасвирлый. Чыганакларга караганда, Зəмзəм коесын саклау хокукы нəсел буенча күчкəн, мəсəлəн, Мөхəммəд пəйгамбəрнең агасы Габбас əбү əл-Фазыл əл-Һашимига бу хокук əтисеннəн кала. Мөхəммəд пəйгамбəр исəн вакытта һəм изге хəлифəлəр чорында зəмзəм суының изгелеге шик астына куелмый, лəкин өммəвилəр хəлифəсе Габдел-Малик (685–705) Сабир тавы янындагы икенче чыганакны файдаланырга боера, хəтта таудан Мəккəгə кадəр су китерүче акведук төзелə. Əмма 759 елда Зəмзəм коесының абруе кабат торгызыла. Зəмзəм коесы мөселман дөньясының мəшһүр мəсҗедлəре янындагы коелар белəн җир асты юллары аша тоташа дип ышаналар. Хəзерге вакытта Зəмзəм коесы өстендə зур бина калкып тора, суны электр көче белəн суыртып, шул бина түбəсендəге резервуарга күтəртəлəр, ə аннан су краннарга тарала. Хаҗилар, тəваф кылып, əс-Сафа һəм əл-Мəрвə таулары арасын, Һаҗəр анабыз шикелле, җиде тапкыр əйлəнгəч, Зəмзəм коесына килəлəр. Зəмзəм суы төрле авыруларны дəвалый, ачыкканны да баса дип исəплəнелə. Ул бераз гына тозлырак, тəмгə əчкелтем. Зəмзəм суында юыну, аны эчү – хаҗ һəм гомрəнең мөһим гамəллəре. Зəмзəм суында кəфенлегеңне чылату аеруча изге эш санала. Зəмзəм суын эчкəндə Кəгъбəгə карап эчəлəр. Зəмзəм суын һəм, гомумəн, су, чəй, каһвə кебеклəрне аяк өстендə булган хəлдə эчмəскə тиешлеге хакында хəдис булса да, башка хəдислəргə караганда, Рəсүлулланың зəмзəм суын аяк өстендə эчкəнен күрүчелəр булган. Хаҗилар зəмзəм суын үзлəре белəн «зəмзəмия» дип атала торган савытларга салып алып китəлəр. // Эшлəре шул: болгасыннар, əйдə, Зəмзəм чишмəсен. Г. Тукай. Аузы – зəмзəм, ирне – кəүсəр, күкрəге – сөт вулканы. Ш. Бабич. [1]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Миллият сүзлеге : аңлатмалы сүзлек. 3 томда / А. К. Тимергалин. – 1 т. : А – И хəрефлəре. – 2016. – 743 б.
Сылтамалар
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ.
- Миллият сүзлеге : аңлатмалы сүзлек. 3 томда / А. К. Тимергалин. – 1 т. : А – И хəрефлəре. – 2016. – 743 б.