Адлер Тимергалин

Адлер Тимергалин, Адлер Камил улы Тимергалин (1931 елның 1 гыйнвары, ТАССР, Сарман районы, Иске Минзәләбаш2013 елның 16 гыйнвары, Казан) — татар язучысы, тәрҗемәче, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1975 елдан). Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981).

Адлер Тимергалин
Туган телдә исем Адлер Камил улы Тимергалин
Туган 1 гыйнвар 1931(1931-01-01)
Иске Минзәләбаш, Сарман районы, ТАССР
Үлгән 16 гыйнвар 2013(2013-01-16) (82 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Милләт татар
Әлма-матер Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1981)
Гаяз Исхакый премиясе (2006)
Тышкы рәсемнәр
Гаилә әгъзаларының фоторәсемнәре.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1931 елның 1 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында укытучы гаиләсендә туган. 1948 елда урта мәктәпне тәмамлый, аннары ике елга якын В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика-математика факультетында астрономия бүлегендә белем ала.

Сәяси золым үзгәртү

Казан университетының 2нче курсында укыганда (1949 елның ахыры) Сталинның биографиясе белән кызыксына башлаган. Эзләнгән, китапханәләрдә актарынган, укыган һәм кулдан «Сталинга үлем» дигән листовкалар язып, тарата башлаган. Шуның өчен кулга алынган. Әтисенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, төрмәгә ябылмаган, психбольницага салынган. Шунда ябылуда ятучыларның берсеннән алман телен өйрәнгән. Психбольницада бер елдан артык тотылып чыккач, укуын Казанда дәвам итәргә рөхсәт булмаган. Ташкәнтка киткән, Ташкәнт дәүләт педагогия институтының (19351998 елларда институт, 1998 елдан университет) физика-математика факультетын тәмамлаган (1952) [2].

Казанда үзгәртү

1955 елның кышына кадәр туган авылындагы җидееллык мәктәптә физика һәм математика фәннәре укыта. 1956 елда Казанга килә һәм, Пионерлар йортында фәнни-техник түгәрәк җитәкчесе булып бераз эшләгәннән соң, 1969 елларда Татарстан китап нәшриятында фән-техника әдәбияты мөхәррире хезмәтен башкара. 19701978 елларда ул — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә, ә 1979 елның гыйнварыннан яңадан Татарстан китап нәшриятында өлкән мөхәррир булып эшли.

Иҗаты үзгәртү

Адлер Тимергалин — татар совет әдәбиятында фәнни-фантастик жанрны үстерүгә күп көч салган һәм хәзергәчә бу жанрда нәтиҗәле эшләп килгән «саф фантаст» язучы. Аның «Роберт, уян, сөеклем!» исемле тәүге фантастик хикәясе 1959 елда «Идел» альманахында, ә өч хикәясе тупланган беренче китабы («Пәһлеван кабере») Татарстан китап нәшриятында 1960 елда басылып чыга. Шуннан соң үткән ике дистә ел эчендә авторның тагы сигез китабы дөнья күрә («Ике хикәя, бер хыял», «Ерак планетада», «Мәңгелек хатирәләр», «Кохау ронго-ронго», «Космостан кунаклар», «Адашкан йолдыз», «Таш алиһә» һәм сайланма хикәяләр, повестьлар җыентыгы — «Кайтыр юллар»). Язучының иң яхшы әсәрләре, мавыктыргыч маҗаралы-фантастик сюжетлы булулары өстенә, кешелек дөньясын борчыган күптөрле фәлсәфи, әхлакый һәм иҗтимагый-coциаль проблемаларны күтәрүе һәм аларны фәннең алдагы үсеш перспективасы яктылыгында югары гуманистик караш ноктасыннан сәнгатьчә хәл итәргә омтылуы белән кызыклы.

Адлер Тимергалин кечкенә юмористик хикәяләр, фельетоннар, төрле фәнни башваткычлар, логик мәсьәләләр һәм тел белеменә караган җитди хезмәтләр авторы буларак та билгеле. Аның образлы, җор тел белән язылган юмористик хикәяләре һәм парчалары «Чаян», «Ялкын» журналларында, «Яшь ленинчы» газетасында басыла килә.

Тимергалин «Русча-татарча техника терминнары» (1963), «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары» (1971), «Русча-татарча астрономия терминнары» (1974), «Русча-татарча физика терминнары» (1981) кебек сүзлекләр төзү Һәм бастырып чыгаруда якыннан катнаша. Ул шулай ук төзелештә, агач, тимер эшләренә караган халык сүзләрен-атамаларын җыйнау һәм халыктагы канатлы гыйбарәләрне туплау юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып бара.

Адлер Тимергалин И. Ефремовның «Сердце Змеи» (тат. Елан йөрәге) исемле повестен һәм башка рус фантаст-язучыларының аерым хикәяләрен («Тау күленең серләре» җыентыгы, 1969) һәм А. П. Романовның «Конструктор космических кораблей» (тат. Космик корабльләр конструкторы, 1983) дигән документаль әсәрен татар теленә тәрҗемә итте. Ул шулай ук озак еллардан бирле мәктәпләр өчен физика дәреслекләре тәрҗемә итеп килә.

Язучы 19761982 елларда Татарстан Язучылар союзы каршыңдагы балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе булып эшләде. Журналистика, әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1981 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

2013 елның 16 гыйнварында Адлер Тимергалинның йөрәге тибүдән туктады[3].

Китаплары үзгәртү

  1. Оча һәм йөзә торган модельләр.— Казан: Таткитнәшр., 1956.— 47 б., сызымнар белән. 3000.
  2. Яшь электротехникка ярдәмгә.— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 84 б., схема, 4000. Д. С. Зарипов белән бергә язылган.
  3. Оста куллар.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 80 б., ил. 5000.
  4. Пәһлеван кабере: Маҗаралы һәм фантастик хикәяләр.— Казан: Таткит-нәшр., 1960.—64 б. 8000.
  5. Русча-татарча техника терминнары сүзлеге.— Казан: Таткитнәшр., 1963. — 216 б. 3000. М. Галиев белән бергә язылган.
  6. Ике хикәя, бер хыял.— Казан: Таткитнәшр., 1965.— 72 б., ил. 8000.
  7. Ерак планетада: Фантастик хикәяләр 2017 елның 15 декабрь көнендә архивланган..— Казан: Таткитнәшр., 1967.—155 б, 13 000.
  8. Мәңгелек хатирәләр: Маҗаралы һәм фантастик хикәяләр.— Казан: Тат-китнәшр., 1969.— 195 б. 13 000. Рец.: Батуллин Р. Хыял дөньясында.—Казан утлары, 1970, № 7, 142—143 б.
  9. Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары сүзлеге.— Казан: Таткитнәшр, 1971.— 303 б. 5000. Г. Ахметов һәм Ш. Садыйков белән бергә язылган.
  10. Кохау ронго-ронго: Маҗаралар һәм фантастика.— Казан: Таткитнәшр. 1972.—160 б. 11 000.
  11. Русча-татарча астрономия терминнары сүзлеге.— Казан: Таткитнәшр. 1973.— 63 б. 6000. М. Галиев белән бергә язылган.
  12. Космостан кунаклар: Маҗаралы һәм фантастик хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1974.— 152 б. 11 000.
  13. Адашкан йолдыз: Фантастик һәм маҗаралы хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 176 б. 13 000.
  14. Таш алиһә: Маҗаралы повесть.— Казан. Таткитнәшр. 1980.—207 б., ил, 15 000. Рец.: Кәримов К.—Казан утлары, 1981, № 6, 177—178 б.
  15. Кайтыр юллар: Фантастик повестьлар һәм хикәяләр./С. Маннапов кереш сүзе.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 416 б., портр. 10 000. Рец.: Юнысов Р. Фантастикага чынлык кирәк.—Казан утлары, 1982, № 8, 153—155 б.
  16. Русча-татарча физика терминнары сүзлеге.—Казан: Таткитнәшр., 1981.— 179 б. 3200. М. Галиев белән бергә язылган.
  17. Кабул булсын теләгең. - Казан. Таткитнәшр., 2000. - 448 бит.

Гаиләсе үзгәртү

Кызы (I никахыннан) Алсу, рәссам. Оныгы Вероника, дизайнер.
Улы (II никахыннан) Рөстәм[4].
.

Хәтер үзгәртү

2013 — 1945 елда язучы тәмамлаган Иске Минзәләбаш урта мәктәбенә (2015 елдан тугызъеллык мәктәп) ТР Сарман муниципаль районы башкарма комитеты карары[5] нигезендә Адлер Тимергалин исеме бирелә[6].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү