Алсу Тимергалина
Алсу Тимергалина, Алсу Адлер кызы Тимергалина (Юсупова) (1960 елның 28 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — рәссам (график), нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче. РФ рәссамнар берлеге (2006 елдан) һәм Татарстан рәссамнар берлеге (1995 елдан) әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Алсу Тимергалина | |
---|---|
Туган телдә исем | Алсу Адлер кызы Тимергалина |
Туган | 28 август 1960 (64 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Һөнәре | рәссам |
Балалар | кызы Вероника, дизайнер |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | alsou.artnow.ru |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Китапларга иллюстрацияләре. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1960 елның 28 августында Казанда фантаст язучы Адлер Тимергалин (1931—2013) гаиләсендә туган. Тамырлары Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылыннан. Казанда сынлы сәнгать мәктәбен (Рәшит Төхбәтуллин классы), Казан сәнгать укуханәсен (1979), И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика институтының (1930—1998 елларда институт, 1998 елдан университет)[1] сәнгать-графика факультетын тәмамлаган.
Татарстан китап нәшриятының сәнгать редакциясендә эшли башлый, өлкән мөхәррир була. Вакытлы матбугатта («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») эшли.
Соңгы эш урыны — «Түгәрәк уен» журналы редакциясендә бизәүче-иллюстратор.
Иҗаты
үзгәртүКүпкырлы рәссам: график рәсемнәр, натюрморт, майлы буяу белән ясалган картиналары бар.
Иҗатының саллы бер өлеше (китап бизәү) Татарстан китап нәшрияты, вакытлы матбугат («Идел», «Татарстан яшьләре», «Сөембикә») белән бәйле.
Бизәгән китаплары: Шәүкәт Галиевның «Куян зарядка ясый», Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка»сы, Адлер Тимергалинның «Карурман аша» (2011) китабы һәм икетомлыгы, 5 китаптан торган «Балачак энциклопедиясе», Габдулла Тукайның «Шүрәле»се, Роберт Әхмәтҗановның «Орчык җыры», татар халык әкиятләре һ. б.
Майлы буяулар белән язган XX гасыр башы шәһәр күренешләре урын алган «Иске Казан», «Казан» шәкелләре[2].
Декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре: автор курчаклары, батикка ясалган эшләр.
Кайбер әсәрләрен авангард стилендә яза: «Җиде кыз», «Кызлар әйлән-бәйләне» һ. б.
Шәхси күргәзмәләре: Казанда «Парижский дом Д`Эль» галереясы, 2002; Яшел Үзән шәһәр галереясы, сентябрь, 2005; «Казан» ММҮ, сентябрь-декабрь, 2005; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, ноябрь, 2010[3]; Йошкар Олада Республика татар мәдәнияте үзәге, Мари Ил, декабрь, 2014[4]; Сарман районы Җәлил бистәсенең сәнгать мәктәбе, апрель, 2015; Казанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясы, август, 2015 [5] һ. б.
Шәһәр, зона, Россиякүләм («Зур Идел», 1998; 2004; 2008, Чабаксар; Самар; 2009, Мәскәү; 2010, Түбән Новгород), чит илләрдә (Фәтхия, Истанбул, Төркия, 2004; Минск, Беларус, 2009 һ. б.) күргәзмәләрдә катнаша.
Эшләре «Казан» милли мәдәният үзәгенең музеенда, ТР милли музеенда, ТР сынлы сәнгать музеенда, ТҮРКСОЙ тупланмасында, РФнең Истанбулдагы вәкиллегендә һәм РФ, Алмания, Испания, Көньяк Кореяда шәхси тупланмаларда саклана.
Гаиләсе
үзгәртүӘтисе Адлер Тимергалин (1931—2013). Энесе (әти бер, әни башка) Рөстәм[6].
Ире Ренат Кәримов, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.
Кызы Вероника, герман-роман телләре буенча КФУ тәмамлаган, дизайнер булып эшли.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ История ЧГПУ. 2016 елның 10 сентябрь көнендә архивланган. Официальный сайт ЧГПУ
- ↑ Г. Тулузакова. Милая сердцу Казань. 2021 елның 16 октябрь көнендә архивланган. Республика Татарстан, 2.11.2002 (рус.)
- ↑ Наталья Топал. В Казани открылась выставка художницы Алсу Тимергалиной. Татар-информ, 09.11.2010
- ↑ Алсу Тимергалина в гостях у соседей. Бөтендөнья татар конгрессы сайты, 15.12.2014
- ↑ Алсу Тимергалина: Мин әтинең тавышын ишетәм, интонациясен тоям. Шәһри Казан, 18.08.2015
- ↑ Чулпан Фәттахова. Алсу Тимергалина: “Әти – үзе бер аерым планета”. Татарстан яшьләре, 16.06.2015
Әдәбият
үзгәртү- Луиза Янсуар. Аның зәңгәр мәмләкәтендә. 2018 елның 28 август көнендә архивланган. «Сөембикә», 2015 ел, сентябрь, 64нче бит. ISSN 0869-1398
Сылтамалар
үзгәртү- Рәссам Алсу Тимергалина. Вконтакте сәхифәсе(рус.)
- Юсупова Алсу Адлеровна. ArtNow (рус.)
- Тимергалина Алсу Адлеровна. Книга 3000 (рус.)
- Сайт shuralina. DeviantArt (рус.)