«Чаян» журналы

Казанда 1923 елда татар телендә басыла башлаган журнал
(Чаян (журнал) битеннән юнәлтелде)

«Чаян» журналы – Казанда 1923 елда татар телендә басыла башлаган журнал.

Чаян
Формат

юмор-сатира


Мөхәрир

Рафаэль Хәлилуллов

Нигезләнгән

1923

Тел

татар, рус

Публикацияләр туктату

1941-1955

Төп офис

420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2, 9 кат

Тиражы

2 400 данә (бер номерга)
2 690 (2022, № 7)


Веб-сайт: http://chayan-journal.ru/

«Чаян» – СССР һәм Русиядә иң беренче чыга башлаган сатирик журналларның берсе. Ул татар демократик сатирасының һәм журналистиканың бай традицияләренә таяна. Журнал барлыкка килгәч, аның эшчәнлегендә тәҗрибәле язучылар Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Шәриф Камал, шагыйрь Һади Такташ, карикатурачылар М. Әмиров, Г. Арсланов, Г. Мансуровларның катнашуы басманың югары фикри һәм сәнгати кимәлен тәэмин итә, укучының кызыксынуын уята.

Башта атна саен чыга, аннары – айлап чыга, 1956 елдан – ике атнага бер чыгарыла. Басманың тышкы кыяфәте дә үзгәреш кичерә: башта ул ике төсле, 24-битлек чыга, соңыннан – 8-12 битлек, төсле рәсемнәр белән. 1941 елда тиражы 10 мең данәгә җитә.

Нәкъ шул елны журнал 15 елга яшәүдән туктый. Яңадан 1956 елда, русча чыгарылыш белән берлектә әзерләнә башлый. 1991 елга кадәр – Татарстан өлкә комитеты органы.

1963 елда әдәби бүлектә Нури Арслан, Шәүкәт Галиев, Әмирхан Еники, Әхмәт Исхак, Вахит Монасыйпов, Габдрахман Минский, Геннадий Паушкин, Альберт Яхин һ.б.; рәсем бүлегендә - И. Әхмәдиев, X. Әхмәтҗанов, И. Бобровицкий, Эрнст Гельмс, П. Григорьев, Э. Дышаев, Л. Елькович, В. Игнатьев, П. Новичков, Г. Огородников, Г. Смолянов, Б. Старчиков, И. Хантемиров, X. Якупов эшлиләр.

1975 елдан башлап баш мөхәррир булып язучы Рәшит Зәкиев эшли. 2011 елда аны рәссам Рафаэль Хәлилуллов алыштыра. Баш рәссам ― Александр Алёшин.

Чыганак үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү