Әхмәт Исхак

татар шагыйре һәм тәрҗемәче

Әхмәт Габдулла улы Исхактатар шагыйре һәм тәрҗемәче.

Әхмәт Исхак
Туган телдә исем Әхмәт Габдулла улы Исхак
Туган 1 май 1905(1905-05-01)
Казан
Үлгән 24 июнь 1991(1991-06-24) (86 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь, тәрҗемәче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Әхмәт Исхак Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Әхмәт Исхак 1905 елның 1 маенда Казан шәһәрендә конторщик гаиләсендә туа. Октябрь революциясенә кадәр ул атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, ә 1919 елда Татар педагогия техникумында укуын дәвам иттерә. Шушы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Аның «Кызыл кошлар» исемле беренче шигыре 1923 елда «Кызыл Шәрекъ яшьләре» журналында басыла. Шуннан соң аның шигъри әсәрләре һәм төрле темаларга язган публицистик мәкаләләре, очерклары республика көндәлек матбугатында еш күренә башлый.

1925 елда Исхак Мәскәү Дәүләт кино техникумына укырга җибәрелә. Соңрак ул Мәскәүдә чыга торган «Эшче» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шушы чорда татар әдипләре, бигрәк тә Муса Җәлил, белән якыннан аралаша, күп яза, көндәлек матбугатта еш басыла. 1929 елда Мәскәүдә Үзәк нәшриятта чыккан «Таш урамнар җыры» исемле китабы белән талантлы шагыйрь булып таныла.

1928 елда Әхмәт Исхак Казанга кайта һәм 1939 елга кадәр «Кызыл Татарстан» (бүгенге «Ватаным Татарстан») газетасы һәм «Чаян» журналы редакцияләрендә эшли. 1939-1942 елларда ул СССР Әдәби фондының Татарстандагы вәкиле була.

1942 елда армия сафларына алына, хәрби пехота училищесын тәмамлап, Ерак Көнчыгыштагы һәм Украинадагы хәрби частьларда взвод командиры булып хезмәт итә, соңрак дивизия газетасы редакциясендә эшли.

Сугыштан соң Ә. Исхак тулаем иҗат эше белән шөгыльләнә. 1963-1967 елларда «Чаян» журналында баш редактор булып эшләгәннән соң, тагын язучылык хезмәте.

Ә. Исхак җитмеш елга якын актив иҗат гомерендә зур әдәби мирас калдырган каләм осталарының берсе. Үзе исән чагында аның кырыклап китабы дөнья күрә. Бу китапларда шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары, сатирик һәм юмористик әсәрләре, мәсәлләре, балаларга атап язылган әкиятләре, опера либреттолары, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең поэтик осталыгын тикшерүгә багышланган әдәби-гыйльми хезмәтләре һәм башка төр әдәби язмалары тупланган. Әдипнең рус классик шагыйрьләреннән, Шәрекъ һәм төрки халыклар поэзиясеннән башкарган тәрҗемәләре генә дә, күләм ягыннан санаганда, йөз мең юлдан артып китә.

1985 елда шагыйрьнең сайланма тәрҗемәләре тупланган «Илһамнар чишмәсе» дигән күләмле китабы басылып чыга.

Әхмәт Исхак 1991 елның 24 июнендә вафат була.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Зәйнәп Госман кызы, Шаһвәли Башкировның хатыны Разияның бертуганы[1].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рабит Батулла. Урыннары җәннәттә булсын. К.: «Рухият» нәшрияты, 2007. 837нче биттә. ISBN 978-5-89706-109-9