Габделәхәт Вәлиев

Габделәхәт Вәлиев, Габделәхәт[1] Габделгани (Леонид Геонай) улы Вәлиев, рус. Валиев Габдельахат Габдельганеевич (Леонид Геонаевич) (1910 елның марты, Казан губернасы, Чистай өязе, Яуширмә1944 елның 18 апреле, Кырым, Билбәк) — Бөек Ватан сугышында катнашып, һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (16.05.1944, вафатыннан соң), өлкән сержант (1944).

Габделәхәт Вәлиев
Туу датасы ??.03.1910
Туу урыны Казан губернасы Чистай өязе, Яуширмә авылы
Үлем датасы 18 апрель 1944(1944-04-18)
Үлем урыны Кырым
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, өлкән сержант
Җитәкчелек иткән округ
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1910 елның мартында Казан губернасы Чистай өязе (1920 елдан ТАССР Чистай кантоны, хәзерге Чистай районы) Яуширмә авылында[2] крестьян гаиләсендә туган. 3 сыйныф тәмамлаган (1921). Пермьдә трамвай депосында, Ленинградта йөкче булып эшләгән. 1941 елдан Кызыл гаскәрдә.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Бөек Ватан сугышында 1941 елның июленнән: Көнбатыш(1941 елның июленнән декабренәчә), Үзәк (1943 елның февраленнән), 4нче Украина фронтында (1943 елның октябреннән) сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 1941 елның декабрендә каты яралана, озак дәвалангач, 1943 елда яңадан алгы сызыкта.

1944 елның 16 апрелендә Кырым АССРда Билбәк елгасының сул ярында дошманның саклану сызыгын өзгәндә, 4нче Украина фронтының 51нче армия 33нче гвардия укчы дивизиясе 91нче гвардия укчы полкының гвардия өлкән сержанты Г. Вәлиев җитәкчелегендәге округы 6 тапкыр һөҗүмгә күтәрелә, беренче булып дошман саклану сызыгын үтә, дзотны басып ала. Г. Вәлиев әлеге сугышта ике тапкыр яралана, ләкин сафта кала. Дүрт сәгать буе, гранаталар атып, аны әсир итәргә омтылган дошманга каршы тора, шушы сугышта һәлак була. Билбәк[3] авылында җирләнә. 1944 елның 16 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң)[4]. Яуширмәлеләр әлеге бүләкләнү турында 1967 елда гына беләләр[5]

Хәтер үзгәртү

  • Чистай шәһәрендә Каһарманнар аллеясында стела куелган.
  • Яуширмәдә бюсты урнаштырылган.
  • Чистай шәһәрендә урамга исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.1 (А-В). Казань, 2002.

Әдәбият үзгәртү

  1. Герои боев за Крым. Симферополь, 1972.
  2. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Исеме төрле чыганакта төрлечә бирелгән: Габделфәт ([1]), Габделәфәт (Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6, 73 биттә)
  2. Яуширмә мәктәбе сайты, archived from the original on 2020-11-23, retrieved 2016-09-14 
  3. Хәзер Симферополь шәһәре составындагы Фруктовое авылы
  4. Бүләкләү кәгазе
  5. Якташым батырлыгы