Павел Миронов, Павел Андрей улы Миронов, рус. Миронов Павел Андреевич (1919 елның 12 декабре, Казан губернасы, Чистай өязе, Рус Сарсазы1945 елның 26 апреле, Чехословакия, Брно) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (15.05.1946), танкка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры, кече лейтенант.

Павел Миронов
Туу датасы 12 декабрь 1919(1919-12-12)
Туу урыны Казан губернасы Чистай өязе, Рус Сарсазы авылы
Үлем датасы 26 апрель 1945(1945-04-26) (25 яшь)
Үлем урыны Чехия
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Кавалерия кавалерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, кече лейтенант
Җитәкчелек иткән взвод
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1919 елның 12 декабрендә Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге Татарстанның Чистай районы) Рус Сарсазы авылында крестьян гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. Туган авылында 7 сыйныфлы мәктәпне, Чистай шәһәрендә ФЗӨ мәктәбен тәмамлаган. Кама елга пароходчылыгында механик ярдәмчесе булып эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

1942 елдан фронта. Кече лейтенантлар курсын тәмамлаган. 2нче Украина фронты 6нчы гвардия кавалерия корпусы 8нче гвардия кавалерия дивизиясе 33нче гвардия кавалерия полкының танка каршы көрәш батареясының утка тоту взводы командиры булып хезмәт итә.
Чехиянең Брно шәһәреннән төньяк-көнбатыштарак барган сугышта каһарманлык күрсәтә. Дошманның 1 танкын, 4 БТРын юк итә, 2 орудиесен сафтан чыгара. Пулеметтан атып, 50 гитлерчыны юк итә. Шул сугышта һәлак була. Брноның үзәк зиратында җирләнә[1].
1946 елның 15 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә (вафатыннан соң).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Чистайда урамга исеме бирелгән.
  • Пассажир елга теплоходына исеме бирелгән[2].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.4 (М-П). Казань, 2008.

Әдәбият үзгәртү

  1. Ягодинский Е.А. Золотые Звезды речников.М., 1981.
  2. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү