Татар Баганалысы

Татар Баганалысы (Татар Багана яки Татар Баганалы кулланылышы да очрый) — Татарстан Республикасының Чистай районындагы авыл.

Татар Баганалысы
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Чистай районы
Координатлар 55°10'тн, 50°37'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+4
Почта индексы 422963
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Татарская Багана

Тарихы үзгәртү

Татар баганалысы авылы Чистай районының көньяк – көнчыгышына урнашкан.

Тарихи мәгълүматларга караганда,хәзерге авыл урнашкан урын кеше аяк басмаган урман һәм сазлыклардан торган.Бу урынга иң беренче булып килеп урнашкан кеше – Казан артындагы Балтач авылыннан булган.Бу кеше бик матур челтерәп аккан чишмә янында туктаган һәм шушы урында авыл булыр дип,багана утырткан.Шуннан соң берникадәр вакыт үткәч,әлеге урынга төрле яктан татарлар килеп төпләнә башлый һәм бу авылны баганалы дип атыйлар.

Багана сүзе – гомуми төрки этноним.Борынгыдан килгән,төрки сүзеннән килеп чыккан.Багана утырту элек-электән чикне аңлаткан.Татар һәм Мордва авылларын бер-берсеннән аеру өчен берсен Татар Баганалысы,икенчесен Мордва Баганалысы дип йөртә башлаганнар.Авылның бик борынгы заманнардан килгәнлеген моннан 640 ел элек күмелгән кешенең кабер ташы табылуы да искәртә.Шулай ук Йөзәй елгасының ишелгән ярларыннан төрле зурлыктагы кадаклар кагылган кеше баш сөякләре табылу да авылның Иван Грозный хакимлек иткән чорда ук яшәгәнлеген дәлилли.Әлеге сөякләр чукынырга теләмичә баш күтәргән кешеләрнеке дип фараз ителә.

Авылга нигез салынган көннән бирле күп сулар аккан.Татар Баганалысы авылы да көннән – көн үсә,зурая,халык саны елдан-ел арта.Авыл халкының төп шөгыле-авыл хуҗалыгы тармаклары:игенчелек,терлекчелек һәм һөнәрчелек.

Татар Баганалысы авылы үзенең үсеше һәм халкының көнкүреше буенча урта хәлле авыл була.Революциягә кадәр авылның үсеше бертөрлерәк була.Совет власте урнашкач авыл аша ак чекист гаскәрләре үтә,ләкин авыл халкына тимиләр.Аннары НЭП һәм колхозлашу чоры башлана.Аерым хуҗалык җирләрен кушып,1929 елда беренче колхоз “Вахитов” исемендәге хуҗалык төзелә.

Үз көенчә генә агып яткан тыныч тормыш Бөек Ватан сугышы башлану белән бүленә.257 кеше сугышка китә.Авыл өчен авыр көннәр башлана.Бөтен эш хатын – кызлар һәм балалар кулына кала.Фронттан килгән хәбәрләр аларны тагын да тырышыбрак эшләргә,нуңа йөген ныграк тартырга рухландырып тора.Көн артыннан көн үтә,Бөек Җиңү көне якынлаша.Әмма 165 батыр алган яраларыннан сугыш кырларында ятып кала.

Сугыштан соң колхоз Мордва Баганалысы авылын кушу исәбенә зурая,тормыш әкренләп үз рәтенә төшә.1950-1980 еллар - авылның иң үскән чоры.Тормыш гөрләп чәчәк ата,авыл тагын да зурая,үсә,матурлана.Ләкин 1990 елларда исә башланган үзгәртеп кору җилләре Татар Баганалысы авылын да читләтеп узмый.Җәмгыятьтә барган үзгәрешләргә иярә алмыйча,авылда кризис чоры башлана.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.9 °C -10.9 °C -5.8 °C 4.5 °C 13.4 °C 18.5 °C 20.4 °C 17.8 °C 12.1 °C 4.4 °C -4.8 °C -10.2 °C 4.0 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Нигматзянов И.Х. "Татар Баганалысы авылы". Казан. 2003 ел.