Газиз Нәбиуллин

татар язучысы

Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллинтатар язучысы.

Газиз Нәбиуллин
Туган телдә исем Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллин
Туган 15 февраль 1920(1920-02-15)
Татарстанның Саба районы Керәнле авылы
Үлгән 14 май 1986(1986-05-14) (66 яшь)
Һөнәре балалар язучысы

Ул 1920 елның 15 февралендә Татарстанның Саба районы Керәнле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. 1938 елда Арча педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, бераз вакыт Керәнле авыл советында сәркатип булып тора, аннан 1940 елдан 1980 елга кадәр, ягъни пенсиягә чыкканчы, берөзлексез, Саба район газетасы «Колхоз байрагы» (1963 елдан – «Җиңү байрагы», 1990 елдан — «Саба таңнары») редакциясендә эшли. Монда ул башта хисапчы, аннан – җаваплы сәркатип, ә 1944 елның августыннан 1954 елның августына кадәр редактор була. 19541980 елларда яңадан җаваплы сәркатип вазыйфасын башкара.

Газиз Нәбиуллинның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре, утызынчы еллар уртасында «Яшь ленинчы» газетасы һәм «Пионер каләме» журналы битләрендә басыла башлый. Сугыштан соң, 1948 елда, «Безнең авыл балалары» дип исемләнгән беренче җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыктагы һәм аннан соң чыккан «Энем турында шигырьләр» (1957) китабындагы әсәрләр Татарстан Мәгариф министрлыгы оештырган балалар әдәбияты конкурсында икенче дәрәҗә бүләккә лаек булалар.

Газиз Нәбиуллин — дистәдән артык китап авторы. Поэзиядән тыш, ул проза һәм драматургия жанрында да әсәрләр яза. Аның балалар тормышына бәйләп, табигатьне саклау, туган җирне ярату, хезмәтне сөю, үзара дуслык кебек тәрбияви темаларга багышлап язган хикәя һәм сәхнә әсәрләре мәсәлән, “Алтын нарат”, “Тын елга буенда” пьесалары), поэтик иҗаты белән бергә, сугыштан соңгы татар балалар әдәбиятының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

Газиз Нәбиуллин үзе яшәгән төбәктә иҗади яшьләрне туплау, тәрбияләү буенча зур эш алып барды. 1957 елда ул редакция каршында әдәбият түгәрәге оештыра. Соңыннан әдәби-музыкаль берләшмә төсен алып, "Мишә дулкыннары” дип аталган бу иҗат коллективы Мәгъсүм Хуҗин, Фәүзия Бәйрәмова, Сәйдә Зыялы, Заһирә Гомәрова, Рашат Низами кебек шәхесләргә олы юлга чыгарга ярдәм итә.

Ул 1986 елның 14 маенда вафат була.

Сылтамалар үзгәртү