Заһирә Гомәрова
Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова — татар шагыйрәсе, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Заһирә Гомәрова | |
---|---|
Тугач бирелгән исеме: | Заһирә Әбүбәкер кызы Гомәрова |
Псевдонимнар: | Заһирә Гомәрова |
Туу датасы: | 12 апрель 1930 |
Туу урыны: | Чөмә-Елга, Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Үлем датасы: | 4 гыйнвар 2002 (71 яшь) |
Үлем урыны: | Яр Чаллы, Татарстан, РФ |
Эшчәнлек төре: | язучы, шагыйрә |
Юнәлеш: | проза, шигърият |
Иҗат итү теле: | татар |
Ул 1930 елның 12 апрелендә Татарстанның Арча районы Чөмә-Елга авылында дөньяга килә. 1959 елда Казан педагогия институтын тәмамлый. Моңа кадәр ул Саба районының Иләбәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укытучы булып, Эзмә урта мәктәбендә укытучы булып эшли.
Шагыйрәнең беренче шигырьләр китабы «Яшьлек таңы» дип атала. Ул балаларга багышланган була, 1964 елда басыла. Шулай ук Заһирә Гомәрованың «Чын герой» (1968), «Нәни врач» (1970), «Әниснең алмалары» (1980), «Йөгерек елга» (1991) исемле хикәяләр җыентыклары дөнья күрә.
Сылтамалар
үзгәртү- Яр Чаллы язучылары(үле сылтама)
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|