Рашат Низамиев

татар язучысы, шагыйрь
(Рашат Низами битеннән юнәлтелде)

Рашат Низамиев, Рашат Мияссәр улы Низамиев (Рашат Низами, 1950 елның 1 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Мишә2023 елның 1 сентябре, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Шәйхи Маннур премиясе лауреаты (1992). 16 китап авторы, милли романнар иҗат иткән язучы. 70 яшенә «Уч төбендә яшен» дигән шигырьләр җыентыгы әзерли.

Рашат Низамиев
Туган 1 март 1950(1950-03-01)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Мишә
Үлгән 1 сентябрь 2023(2023-09-01) (73 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Четаев урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре язучы, шагыйрь
Җефет Нәсирә
Балалар улы Айдар, кызы Айсылу
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
Һади Такташ премиясе
Шәйхи Маннур премиясе

 Рашат Низамиев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Ул 1950 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Саба районы Олы Мишә авылында (хәзер Теләче районына керә; Олы Яңавыл исеме белән дә билгеле) колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе сугыштан бер кулын югалтып кайткан, амбар мөдире, әнисе хат ташучы булып эшләгән. Башлангыч мәктәптә Олы Мишә авылында укыганнан соң Олы Саурышта сигезьеллык мәктәптә укуын дәвам итә. 1967 елда Иске Икшермә урта мәктәбен тәмамлый. 1972 елда ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала һәм шуннан соң Биектау районы Олы Битаман авылы мәктәбендә укытучы булып эшли.

Төрле вакытта «Татарстан яшьләре» гәзитендә (1976-1981 елларда), «Ялкын» (1981-1983 елларда), «Казан утлары» журналларында эшли[2].

1997—2006 елларда ул «Идел» яшьләр журналының баш редакторы була.


  Рашат Низами — әдәбияттагы барлык жанрларны да «иярләгән» кеше[3]
Тәлгать Галиуллин, тәнкыйтьче, әдәбият галиме, Тукай премиясе лауреаты
 

2023 елныж 1 сентябрендщ вафат булган[4]. 2 сентябрьдә хатынының туган ягы ― Әтнә районы Бәрәзә авылында җирләнә [5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Нәсирә. Улы Айдар, кызы Айсылу; оныклары.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Татар календаре, 2010. «Мәгариф нәшрияты», Казан.

Моны да карагыз үзгәртү