Мәгъсүм Хуҗин

татар язучысы

Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗин — күренекле татар язучысы.

Мәгъсүм Хуҗин
Туган телдә исем Мәгъсүм Хәмит улы Хуҗин
Туган 15 май 1930(1930-05-15)
Татарстанның Саба районы Тенеки авылы
Үлгән 2008(2008)
Казан
Һөнәре язучы

Ул 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре» газетасында берничә ел эшләгәннән соң чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша. Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.

Балтач районы кабат үз статусын алгач вакытлыча чыгудан туктап торган район газетасы «Хезмәт» исеме белән яңадан чыга башлый. Аның редакторы булып М. Хуҗин билгеләнә. Редактор газетага яңа коллектив туплый, редакция бинасын реставрацияли, киңәйтә. Монда ул үзен журналист кына түгел, булдыклы оештыручы, чын хуҗалык җитәкчесе итеп таныта. М. Хуҗин редактор булып эшләгән чорда «Хезмәт» газетасы район тормышының чын мәгънәсендә көзгесенә әверелде, аны әйдәп баручы трибуна булды. Хезмәт алдынгылары, аларның хезмәте һәм яшәеше, омтылыш-хыяллары газета битләрендә якты чагылыш тапты. Аның битләреннән иҗади тормыш сулышы бөркелеп тора иде.

Мәгъсүм Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм 1990 елга кадәр шушы хезмәттә булды.

Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар.

Хуҗин кыска жанрда иң актив иҗат итүче язучыларның берсе иде. Хикәя остасы буларак 1997 елда аңа үзенең якташы Фатих Хөсни исемендәге премия бирелде.

Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.

Искәрмәләр үзгәртү