Саба таңнары (газета)

«Саба таңнары»1930 елдан Татарстан АССР (1991 елдан Татарстан) Саба районы үзәге Байлар Сабасында татар телендә чыгучы газета. 2003 елдан «Татмедиа» АҖ филиалы. Атнаның чәршәмбе, җомга көннәрендә («Атна вакыйгалары» кушымтасы белән) чыга. Абүнә буенча Саба, Теләче районнарында таратыла.

«Саба таңнары»

«Саба таңнары» газетасы логотибы
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

А 3


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» АҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» АҖ

Баш мөхәрир

Р. Г. Исмәгыйлов

Нигезләнгән

1930

Тел

татар

Төп офис

422060 ТР, Саба районы, Байлар Сабасы штб, Тукай ур., 95.

Тиражы

3 492 (2015)
2 726 (гомуми сан) (2019) ↓


Веб-сайт: saby-rt.ru

Тарих үзгәртү

Саба районы 1930 елның 10 августында төзелә. 1930 елның октябрь-ноябрь айларында район газетасын булдыру буенча эш башлана. ВКП(б) Татарстан өлкә комитеты редактор итеп Зыя Маликовны җибәрә. Саба районы башкарма комитеты сәркатибе булып эшләгән Гыйльмулла Әхмәдуллин редакциягә эшкә күчерелә. 1930 елның 25 ноябрендә чыга башлаган газетага «Колхоз байрагы» дигән исем бирелә.

Басмаханә эшен җайга салу өчен Казаннан Локман Хәйруллин җибәрелә (газетаның беренче санын җыючы). Беренче санны Хәлил исемле кеше басуы мәгълүм. Хәбәрчеләр туплау, материаллар җыйнау рәткә салына. Типографиянең полиграфик базасы ныгый.

Районнарны эреләндерү сәясәтенә бәйле, газета 1962 елның 5 маенда чыгудан туктатыла. Сабалылар Арчада чыгучы «Коммунизмга» газетасын алдыра. 1963 елның апрель аеннан газета «Җиңү байрагы» исеме белән янәдән торгызыла. 1963 елдан типография мөстәкыйль оешма булып эшли башлый (1968—1998 елларда директоры — Хәтимә Дәминова).

1990 елның 22 сентябреннән «Саба таңнары» булып чыга башлый[1].

1998 елдан компьютер системасы белән чыгарыла.

Район газетасында ел дәвамында нәтиҗәле хәбәрчелек иткән матбугат активистларына 1967 елда хәбәрче Закир Йосыпов (1928 елда үтерелгән) исемендәге премия булдырылган. «Мишә дулкыннары» исемле әдәби-музыкаль берләшмә эшли .

Рәсми сайтында яңалыклар кирилл һәм латин хәрефләре белән татарча һәм урысча алып барыла.

Мөхәррирләр үзгәртү

«Колхоз байрагы» (1930), «Җиңү байрагы» (1963), «Саба таңнары» (1990 елның 22 сентябреннән) газеталары редакторлары:

  • Зыя Маликов
  • Саимә Кәримова
  • Гыйльмулла Әхмәдуллин
  • Насыйр Абдуллин
  • Дәүләт Мөхәммәтшин
  • Федор Степанов
  • Габделбәр Галиәкбәров
  • Газиз Нәбиуллин (1944—1954 елларда)
  • Кәрим Сафин
  • Тимершәех Әхмәтшин
  • Хөснулла Шәфигуллин (1963—1978 елларда)
  • Федор Ермаков (1978—1981 елларда)
  • Тәлгат Нәҗмиев (1981—2008 елларда)
  • Рөстәм Исмәгыйлов (2008 елның сентябрь аеннан)

Бүләкләре үзгәртү

  • Татарстан АССР Югары Советы Мактау грамотасы (1990)
  • Татарстан Республикасы Мактау грамотасы (2000)
  • Татарстан Президентының Рәхмәт хаты (2005) — газетаның 75 еллыгы уңаеннан
  • «Бәллүр каләм» 13нче җурналистлар конкурсы призы (2010)

Әдәбият үзгәртү

  1. Т. Нәҗмиев, М. Хуҗин. Яшә, Саба-Йорт! Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 1999, 154нче, 218нче битләр. ISBN 5-89120-073-2

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү