Төп менюны ачу

Лотфулла Мусин, Лотфулла Ногман улы Мусин (1913 елның 7 ноябре, Вятка губернасы, Алабуга өязе, Сокман1997 елның 5 октябре, Казан) — совет авыл хуҗалыгы эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1958-1976 елларда Мөслим районы Киров исемендәге күмәк хуҗалык рәисе, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).

Лотфулла Мусин
Л.Н.Мусин.jpg
Туган телдә исем Лотфулла Ногман улы Мусин
Туган 7 ноябрь 1913(1913-11-07)
Вятка губернасы, Алабуга өязе, Сокман
Үлгән 5 октябрь 1997(1997-10-05) (83 яшь)
Казан
Яшәгән урын Әгерҗе урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Әлма-матер Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты
Һөнәре укытучы, күмәк хуҗалык рәисе
Җефет Нурдидә (Галиева)
Балалар уллары Альберт, Адлер
Бүләк һәм мөкәфәтләре Социалистик Хезмәт Каһарманы Ленин орденыЛенин орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Эчтәлек

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1913 елның 7 ноябрендә Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге ТР Әгерҗе районы) Сокман авылында туган. Җидееллык мәктәпне, Арчадагы укытучылар әзерли торган берьеллык курсларны тәмамлагач, Әгерҗе районы Тирсә мәктәбендә укытучы, Чишмә башлангыч мәктәбе мөдире булып эшли. 1934 елда Арча агропедагогия техникумын тәмамлагач, Мөслим районы Ташлыяр авылы мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. Ике елдан (1936 елда) 23 яшендә Мөслим үрнәк урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә. 1937-1941 елларда район мәгариф бүлеге мөдире. 1941-1942 елларда Метрәй мәктәбе директоры. 1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышында. Сталинград сугышында катнаша, сапер була, понтон күперләр төзүче хәрби бүлгедә хезмәт итә. Каты яраланып, хәрби-кыр һоспиталендә дәвалана, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәттән азат ителә. 1943 елда фронттан кайткач, янәдән Метрәй мәктәбе директоры. 1944-1948 елларда Мөслим районы финанс бүлеге мөдире. 1949 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый, Мөслим урта мәктәбендә тарих һәм математика укыта. 1955 елдан район мәдәният бүлеге мөдире, 1956 елдан район советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1958 елда Мөслим районы үзәге Мөслим авылы да кергән «Путиловец» күмәк хуҗалыгына (1959 елдан С.М. Киров исемендәге күмәк хуҗалык) рәис итеп билгеләнә. Ул эшли башлагач, күмәк хуҗалык зурая, техника яңартыла, механизаторлар сафы тулылана, аларны укыту–өйрәтү юлга салына. 1966 елда күмәк хуҗалык республика буенча алдынгылар рәтенә чыккач, Л.Н. Мусин Ленин ордены белән бүләкләнә. 1969 елда Мәскәүдә узган III Бөтенсоюз колхозчылар корылтаенда катнаша. Зур ихтирам күрсәтеп, аңа корылтайда катнашучы РСФСР делегациясе исеменнән В.И. Ленин мавзолеена чәчәкләр тәкыясын куюны тапшыралар. Киров исемендәге күмәк хуҗалык 1967-1969 елларда Мәскәүдә Халык хуҗылыгы казанышлары күргәзмәсендә (рус. ВДНХ) катнашып, I дәрәҗәле диплом ала, 1969 елда миллионер күмәк хуҗалыкка әйләнә. ССРБ Югары шурасы президиумының 1971 елның 8 апреле указы белән Л.Н. Мусинга игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә.

1963-1965 елларда Мөслим районы бетерелеп, Сарман районына кушылгач, районны кире булдыруда Л.Н.Мусинның куйган көче зур була.

Л.Н. Мусин 1997 елда Казанда вафат.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Нурдидә (1918-1993), РСФСР атказанган укытучысы, 1936 елда өйләнешкәннәр[2].

олы улы Альберт, геолог, Әлмәт НГДУда баш мөһәндис булып эшләгән.
кече улы Адлер, химик, КХТИ доценты, фән кандидаты.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К., 2003.
  2. Әхмәдулла Әхмәтгалиев. Мөслим төбәге. Тарихи сәхифәләр. Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе» ДУП , 2003.
  3. Ф.Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: Идел-пресс, 2006. ISBN 5-85247-005-4

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү