Равил Галиәхмәтов

Галиәхмә́тов Равил Әлми улы (17.1.1924, Арча районы Күпербаш авылы - 9.10.1991, Казан), халык мәгарифе эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Арча педагогия училищесын (1941), Казан педагогия институтын 1953 елда тәмамлый. 1941 елдан Арча районы балалар йортында эшли, 1942 дән Совет армиясендә, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1946 дан Арча шәһәр тибындагы эшчеләр посёлогында 2 нче мәктәптә укыта. 1949 дан Арча районы халык мәгарифе бүлеге мөдире. 1959-85 тә ТАССР Мәгариф министрлыгында, өлкән инспектор, министрның 1 нче урынбасары (1960 тан). Гомуми белем мәктәпләре эшенә җитәкчелек итә, ТР Мәгариф министрлыгының халык мәгарифе музеен (Казан) оештыручы һәм беренче директоры (1986-91). 

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре үзгәртү

РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы (1966). 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Сылтамалар үзгәртү