Татар БайтуганыСамар өлкәсенең Камышлы районындагы татар авылы. Камышлы авылыннан 10 көнчыгышрак, Сук елгасы буенда урнашкан.

Татар Байтуганы
Карта
Ил Русия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Камышлы районы
Координатлар 54°6'20.9"тн, 52°16'4.7"кнч
Авыл советы рәисе Кашапов Зөфәр
Нигезләнгән 1533
Милли состав татарлар, руслар, чуашлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды 884664
Почта индексы 446972
Рәсми сайт baitygan.ucoz.ru/
русча атамасы Татарский Байтуган

Тарихи белешмә үзгәртү

18 гасырда ул Югары Ярмәк дип атала. Генераль межевание (1798-1842) китабы буенча Югары Ярмәк (Байтуган) авылында 100 йорт булуы турында язылган. Аларда 254 ир-ат, 232 хатын-кыз яшәве язылган. 48 йорт яңа чукынган чуашларга, 48 – ясаклы татарларга, 4 – ям татарларына нисбәтле.

Пенза һәм Курск ягыннан руслар килеп утыра. Авыл милли билге буенча өч өлешкә бүленә. Татар белән чуашлар Сукның уң ярында, руслар – сул ягында тора. Вулыс үзәге була. 1927 елда вулыс Байтуган Милли (татар) районга исемен алыштыра. Ул заманда Байтуганда 600 йорт, чиркәү, зур базар була.

1925 елны беренче АКШ тракторы кайтарыла. 1930 елны өч күмәк хуҗалык корыла, МТС оештырыла. 1929 елда Байтуганда зур янгын чыкканга, исә калган йортларны Камышлыга күчерү мәсәләсе килеп туа. Шулай итеп район үзәк Камышлыга күчә.

2009 ел башында авылда советы буенча 297 кеше яшәде.[1]

Татарлар татар теленең урта диалекты, камышлы сөйләше вәкилләре.

Байтуган мәчете гаят иске. Аны 1746 елда салынган дип санала.

Социаль тармак үзгәртү

Байтуган ике катлы урта мәктәбендә 70 тән артык укучы белем ала. Балалар бакчасында 24 бала тәрбияләнә, уннан артыгы чиратта тора, чөнки урыннар җитеп бетми.

Авылда ике фельдшер-акушерлык пункты, социаль бүлек халыкка ярдәм күрсәтә. Уфа юлында ике кунакханә, ике Мәдәният йорты, ике китапханә эшләп тора. Объектларның барысында да байтуганлылар хезмәт итә.

Икътисад үзгәртү

Булат Минаҗевның җаваплылыгы чикләнгән ”Байкомсервис” крестьян-фермер хуҗалыгында игенчеләр, терлек караучылар, сыер савучылар эшли. Шәхси хуҗалыкларга терлек асрау өчен хөкүмәттән субсидияләр бирелә хәзер, шуңа күрә халык кабат терлек асрый башлады. Ике төзүчеләр бригадасы яңа өйләр салып, искеләрен төзәтеп йөри. Шулай ук тегермән бар.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2012-08-23 

Чыганаклар үзгәртү