Камышлы (Самар өлкәсе)

Камышлы (рус. Камышла) — РФ Самар өлкәсендәге авыл, Камышлы районының һәм Камышлы авыл җирлегенең административ үзәге (1939-1963 елларда, 1991 елның мартыннан). Райондагы 13 татар авылының иң зурысы (5 400 кеше, 2017).

Камышлы
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Муниципаль район Камышлы районы
Координатлар 54°6'тн, 52°8'кнч, 54°7'1"тн, 52°8'33"кнч
Район башлыгы Рафаэль Баһаветдинов
Нигезләнгән 1580
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 5 400 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав ислам
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды 84664
Почта индексы 446970
Автомобиль коды 63, 163
Рәсми сайт kamadm.ru
Русча топонимы Камышла

Урнашуы үзгәртү

Өлкә үзәге Самар шәһәреннән төньяк-көнчыгышка 190 км ераклыкта, Идел кушылдыгы Сок елгасы буенда урнашкан. Келәүле тимер юл станциясеннән 25 км, М5 «Урал» трассасыннан 6 км ераклыкта.

Тарих үзгәртү

 
Камышлы районы гербы

Кайбер мәгълүматлар буеча, авылга 1580 елда Бөгелмә төбәгеннән күченеп килгән татарлар нигез салган. Авыл атамасы һидронимнан — янәшәдән агучы Камышлы елгасы атамасыннан ясалган. Камышлы районы гербында ике камыш арасында алтын яллы һәм койрыклы, алтын тояклы кара төстәге ат рәсеме ясалган.

1929 елдан — ССРБ БҮБК (рус. ВЦИК СССР) карары белән Самар өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Сок елгасының югары агымында һәм аның кушылдыклары үзәнендә татарлар күпләп яшәгән авыл җирлекләреннән барлыкка китерелгән Байтуган милли (татар) районы составында.

1939-1963 еллардаКамышлы районы үзәге. Байтуган районы атамасы, район үзәге күчерелү сәбәпле, Камышлы районы итеп үзгәртелгән.

1963 елданПохвистнево районы составындагы авыл. Камышлы районы бетерелеп, җирләре Похвистнево районына бирелгән.

1965 елның 20 гыйнварыннан — Самар өлкәсе халык депутататлары шурасы башкарма комитеты карары белән Похвистнево районыннан аерып чыгарып, янәдән оештырылган Келәүле районы авылы.

1991 елның 4 мартыннан — РФ Югары шурасы президиумы указы нигезендә Келәүле районыннан аерып, халык соравы буенча янәдән торгызылган Камышлы районы үзәге.

Халкы үзгәртү

Район үзәге Камышлы авылында район халкының яртысы – 5 400 кеше яши. Шуның 80 проценттан артыгы татарлар, калганнары – рус, мукшы, яһүд, алманнар.

Халык саны, кеше
1959 2002 2010 2017
4298 4826 4842 5400

Сәнәгать үзгәртү

Сәнәгать тармагында асфальт-бетон заводы, Камышлы промкомбинаты һәм Камышлы сөт заводы урын алган. Ике транспорт хуҗалыгы бар: «Автотранспорт ширкәте» һәм «Камышлы Агропромтранс».

Мәгариф үзгәртү

Авылда һөнәри белем бирү училищесы, урта мәктәп, балалар бакчасы эшли.

1941 елның сентябрендә Камышлыга Сембердән Сембер татар педагогия училищесы күчерелеп, эшен дәвам итә. 1956 елда Богырыслан педагогика укхунәсенә күчерелә[1][2].

Мәдәният үзгәртү

 
Әнвәр Давыдовка һәйкәл

Авылда татар халык театры, «Ак каен» фольклор ансамбле, «Нур» телекомпаниясе эшли. Район газетасы «Камышлы хәбәрләре» («Камышлинские известия») чыгарыла. Авылда урнашкан район мәдәният йорты Әнвәр Давыдов исемен йөртә.

1984 елда авыл янында табылган 1 540 г авырлыктагы метеоритка «Камышлы» атамасы бирелгән.

2019 елның 29 июнендә Камышлыда 10нчы Бөтенроссия авыл Сабантуе узды[3].

2019 елның 29 июнендә Камышлы авылы үзәк мәйданында татар язучысы Әнвәр Давыдовка һәйкәл ачылды[4].

Шәхесләр үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү