Әнвәр Давыдов һәйкәле (Камышлы)

Әнвәр Давыдов һәйкәлеСамар өлкәсе Камышлы районы үзәге Камышлы авылында 2019 елда ачылган һәйкәл. Язучы, тәрҗемәче һәм журналист, татар поэзиясендә, балалар әдәбиятында бай мирас калдырган Әнвәр Давыдовның (Әнвәр Мортаза улы Давыдов, 19191968) исемен мәңгеләштерү максатында куелган. Бюст авторы — сынчы Вадим Иксанов (Яр Чаллы).

Һәйкәл
Әнвәр Давыдов һәйкәле
Әнвәр Давыдовка һәйкәл
Әнвәр Давыдовка һәйкәл
Урын Самар өлкәсе, Камышлы районы, Камышлы
Сынчы Вадим Иксанов
Төзелеш датасы 2019 ел
Материал композит

Урыны үзгәртү

Һәйкәл Самара өлкәсенең Камышлы районы үзәге Камышлы авылының үзәк мәйданында — Әнвәр Давыдов исемендәге район мәдәният йорты каршында урнаштырылган.

Тарих үзгәртү

2019 елның 29 июнендә, Камышлыда уздырылган X Бөтенрусия авыл Сабан туе программасы кысаларында ачыла[1]. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров[2], Татарстан премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаветдинов, ТР мәдәният министры Ирадә Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан язучылары, шагыйрьнең кызы Алсу Абдулҗанова (Казан), шагыйрьнең оныклары, 10нчы Бөтенрусия авыл Сабан туе кунаклары һ. б. рәсми затлар катнаша.

Тасвирлама үзгәртү

Бюст Самара өлкәсе бюджеты хисабына Чаллыда эшләнгән. Ул композит материалдан ясалган. Авторы — Чаллы сынчысы Вадим Иксанов, Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Каһарманнар аллеясында Советлар Берлеге Каһарманнары Илдар Маннанов, Нурмый Шәрипов, Никита Кайманов һ. б. скульптур сыннары авторы. Бюст урнаштырылган күтәрмәгә алтын хәрефләр белән русча:

Энвэр Давыдов
1919-1968

дип язылган, аннан аскарак каурый каләм беркетелгән кулъязма шәкелендәге алтактага Әнвәр Давыдовның шигыреннән бер өзекнең
«Күпме илләр, башкалалар гиздем,
Шомарып бетте юлда өзәнге.
Ләкин миңа, әй, Камышлым минем,
Син һаман да — җирнең үзәге…»[3] русчага тәрҗемәсе урнаштырылган:

Всюду центром земли
Для меня оставалось
Ты, родное село мое,
Ты, Камышла

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү