Нурмый Шәрипов

Нурмый Шәрипов, Нурмөхәммәт Хәләфетдин улы Шәрипов (1925 елның 15 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Нөркәй вулысы, Казаклар1944 елның 27 июле, ССРБ, Украина ССР, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы) — Советлар Берлеге Каһарманы, гвардия өлкән сержанты.

Нурмый Шәрипов
Н.Шәрипов.jpg
Туу датасы 15 февраль 1925(1925-02-15)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССР, Чаллы кантоны, Казаклар
Үлем датасы 27 июль 1944(1944-07-27) (19 яшь)
Үлем урыны ССРБ, Украина ССР, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы
Иялек ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре Бронетанк гаскәрләре танк армиясе
Дәрәҗә өлкән сержант
Җитәкчелек иткән разведка взводы
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин ордены
SU Order of the Red Star ribbon.svg
Order of Glory Ribbon Bar.png

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1925 елның 15 февралендә[1] ТАССР Чаллы кантоны Нөркәй вулысы (1935-1959 Ворошилов районы, 1959-1984 Сарман районы, хәзерге Тукай районы) Казаклар авылында туган. Әтисе Хәләфетдин (1895-1969), әнисе Раузателҗинан (1896-1974), абыйсы Мөхәмәтдин, апасы Хәдичә, энесе Минһаҗелгабидин, энесе Фалих (1937).[2]

Бөек Ватан сугышындаҮзгәртү

1943 елның февралендә армиягә алына. I Украина фронты, 3- гвардия танк армиясе, 6- гвардия танк корпусы, 53- гвардия танк бригадасының разведка взводы командиры итеп билгеләнә. Украинаны азат итүдә катнаша, Перемышль (Польша) шәһәрен алуда батырлык күрсәтә.

БатырлыгыҮзгәртү

Кукизув авылы янында ул, беренчеләрдән булып, Лопушанка елгасын кичә, дошман траншеясына бәреп керә һәм пулемет расчетын юкка чыгарып, алман офицерын әсир итә. Разведчиклар төркеме «тел» белән кире кайтканда, аның ике аягы да яралана. Иптәшләрен уттан саклау өчен, Н. Шәрипов кулга төшерелгән дошман пулеметыннан соңгы патроннарына кадәр атканнан соң, янындагы фашистларны һәм үзен граната белән шартлата.

1944 елның 27 июлендә һәлак була. Кабере Украинаның Львов өлкәсе Бонюнин авылы зиратында.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

ГалереяҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе. 2- китап (төзүче Дамир Гарифуллин). Чаллы, 2006.
  2. Д. Гарифуллин. Авыл егете – яу күрке. Гасырлар авазы, 2010, 1-2 саннар. ISSN 2073-7475

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Туу турында таныклыгында шулай язылган
  2. Д. Гарифуллин төзегән шәҗәрәдән
  3. РСФСР министрлар шурасы күрсәтмәсе № 464-р 25.04.1990
  4. Парки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы (рус.)
  5. Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркының рәсми сайты, archived from the original on 2018-09-04, retrieved 2018-09-07 
  6. Открытие памятника Героя Советского Союза Н.Х. Шарипова. 2021 елның 7 май көнендә архивланган. Новости Тлянче-Тамакской СОШ
  7. Чаллыда депутатлар урамга Бөек Ватан Сугышы Герое Нурми Шәрипов исемен бирде. Татар-информ, 27.05.2021