Никита Кайманов
Никита Фадей улы Кайманов (9 [24] сентябрь 1907, Прости, Уфа губернасы, Рәсәй империясе[1] — 18 февраль 1972, Мәскәү) — совет чик сакчысы, Советлар Берлеге Каһарманы[2].
Никита Кайманов | |
---|---|
Туган | 24 сентябрь 1907 Прости, Бәтке вулысы, Минзәлә өязе, Уфа губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 18 февраль 1972 (64 яшь) Мәскәү, СССР |
Күмү урыны | Раевски зираты[d] |
Ватандашлыгы | СССР |
Әлма-матер | М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d] |
Һөнәре | офицер |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Совет-фин сугышы |
Хәрби дәрәҗә | полковник |
Тәрҗемәи хәл
үзгәртүКрестьян гаиләсендә туган.
Алабуга шәһәрендә түбә ябучы булып эшләгән, аннары Идел һәм Чулман елгаларыда матрос булган, Пермь өлкәсенең Чусавай металлург заводында эшләгән.
1929 елда Кавказда чик буе гаскәрендә хезмәт иткән. 1931 елдан СБКФ/ВКП (б) әгъзасы.
1931 елда куркыныч бандитны зарарсызландырган өчен, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1940 елда «Выстрел» курсларын тәмамлый. 1939—1940 елларда совет-фин сугышында катнаша.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша. Чик буе отрядының штаб начальнигы өлкән лейтенант Кайманов Н. Ф.
1941 елның июнь ахырында ССРБ дәүләтенең Карелия участогында 19 тәүлек буе (шуларның 14 — тулы чолганышта) 146 солдат белән дошманның күп санлы һөҗүмен кире кайтарган. Командование белән элемтәне югалтып һәм куелган бурычны үтәп, отряд чолганыштан чыга. Урман-сазлыклар буйлап 160 километр үтеп, совет гаскәрләренә килеп кушыла. Бу сугышта 14 чик буе сакчысы һәлак була, 40-тан артыгы яралана, ә Кайманов контузия ала. ЭЭХК гаскәренең Дзержинский исемендәге дивизиясендә хезмәт итә.
1942 елның ноябреннән — 1945 елның сентябренә кадәр 131-нче аерым мотоукчы чик буе полкы белән идарә итә.
1943 елның ноябреннән — декабрьгә кадәр аның җитәкчелегендәге полк Тәһранда үтүче «Зур өчлек» очрашуын саклый, аннары Иранда хәрби объектларны саклау өчен калдырыла.
1948 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый.
1948 елдан Сортавала шәһәрендә чик буе отряды начальнигы итеп билгеләнә.
1953 елдан 1958 елга кадәр Чехословакиядә чик буе гаскәрләренең киңәшчесе була.
1958 елдан полковник Кайманов Н. Ф. — запаста.
Мәскәүдә яши. 1972 елның 13 февралендә вафат була. Мәскәүнең Раевский зиратында җирләнә.
Хәтер
үзгәртү- Туган авыл Простида, Түбән Кама, Суоярви, Сортавала шәһәрләрендә урамнарга исеме бирелгән.
- Прости авылында каһарманның бюсты, Түбән Камада истәлек тактасы урнаштырылган.
- Түбән Каманың 9нчы урта мәктәбендә[3]1975 елдан Н. Ф. Кайманов музее эшли.
- ССРБ Министрлар шурасының 1972 елның 28 июле карары белән Н. Ф. Каймановның исеме 1941 елда батырларча саклаган Төньяк-Көнбатыш чик буе округы Суоярви чик буе отрядының 6нчы санлы чик буе заставасына бирелгән. Әлеге заставаның шәхси состав исемлегенә мәңгелеккә теркәлгән. Заставада Н. Ф. Каймановка һәйкәл куелган.
- Яр Чаллыда кадет мәктәбе[4] һәм 1990 елдан туган авылы Прости мәктәбе[5] Советлар Берлеге Каһарманы Никита Кайманов исемен йөртә.
- 2018 елның 30 августында Яр Чаллының «Җиңү» паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган (бюстның авторы — скульптор Вадим Иксанов)[6][7].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ хәзерге Татарстан Республикасы Түбән Кама районында
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза начальствующему и рядовому составу войск НКВД СССР» от 26 августа 1941 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1941. — 26 августа (№ 38 (153)). — С. 1.
- ↑ Түбән Каманың 9нчы урта мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсендә мәктәптәге Н. Ф. Кайманов музее турында(үле сылтама) (рус.)
- ↑ Советлар Берлеге Каһарманы Н. Ф. Кайманов исемендәге кадет мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе, archived from the original on 2020-10-21, retrieved 2018-09-07
- ↑ Прости мәктәбенең «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» порталындагы сәхифәсе(үле сылтама)
- ↑ Парки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы (рус.)
- ↑ Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркының рәсми сайты, archived from the original on 2018-09-04, retrieved 2018-09-07