Эдуард Латыйпов (1994)

биатлончы

Бу биатлончы турында мәкалә, театр актеры турында моннан укыгыз

Эдуард Латыйпов
Туган телдә исем Эдуард Ратмил улы Латыйпов
Туган 21 март 1994(1994-03-21) (29 яшь)
Беларусия, Гродно
Яшәгән урын Самар
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия байрагы РФ
Һөнәре спортчы (биатлон)
Җефет Дарья, фитнес-инструктор
Балалар кызы Виктория
Ата-ана
  • Ратмил (әти)
  • Анна (әни)
Бүләк һәм премияләре Россиянең атказанган спорт мастеры - 2022
Сайт latypov_ed

Эдуард Латыйпов, Эдуард Ратмил улы Латыйпов (1994 елның 21 марты, Беларусия, Гродно) — спортчы (биатлон), биатлон буенча Россия җыелмасы әгъзасы, биатлон буенча Кышкы Универсиада чемпионы (2019), Дөнья кубогы этабының (Оберхоф, Алмания) катнаш эстафетада алтын медале иясе, җәйге биатлон буенча Россия чемпионы. Юниорлар арасында күп мәртәбәләр дөнья һәм Европа чемпионы. Олимпия уеннарының өч тапкыр бронза призеры (2022), Россиянең халыкара класслы (2016), атказанган (2022) спорт мастеры.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1994 елның 21 мартында Беларусиянең Гродно шәһәрендә гаскәри гаиләсендә туган[1]. Әби-бабалары чыгышы белән Татарстанның Арча районыннан. Самар өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылында үскән. Әтисе Ратмил газ системасында эшли, машина йөртә; әнисе Анна район социаль яклау үзәгендә хезмәт куя. Абыйсы Руслан (1991). Эдуард чаңгы спорты белән мәктәп елларыннан мавыга, Камышлы районының чаңгы секциясендә шөгыльләнә, ярышларда медальләр, грамоталар ала. Беренче тренеры (чаңгыда узышу) — Марат Гали улы Шәвәлиев. X сыйныфта укыганда үзен биатлонда сынап карарга була. 2010 елның язында Уфадагы биатлон үзәгенә барып урнаша. Биатлон буенча Башкортстан җыелмасына алына. Биатлон буенча беренче тренеры — Валерий Иона улы Мишингин. Бер елдан Россия яшүсмерләр җыелмасына алына. Ил эчендәге ярышларда Башкортстан һәм ЦСКА исеменнән чыгыш ясый. Өлкәннәр категориясендә тренеры — Виктор Анатолий улы Никитин. Эдуард, югары уку йортын тәмамлап, «физик тәрбия укытучысы» белгечлеге алган.

Спорт күрсәткечләре үзгәртү

Спорт бүләкләре
Кышкы Олимпия уеннары
Бронза Пекин 2022 (эзәрлекләү, 12.5 км)
Бронза Пекин 2022 (катнаш эстафета)
Бронза Пекин 2022 (эстафета 4х7,5)
Европа чемпионатлары
Көмеш Минск 2020 (эстафета)
Кышкы Универсиадалар
Көмеш Красноярск 2019 (шәхси узыш, 20 км)
Алтын Красноярск 2019 (спринт, 10 км)
Бронза Красноярск 2019 (эзәрлекләү, 12.5 км)
Бөтендөнья хәрби уеннары
Алтын Сочи 2017 (патрульләр узышы, 20 км)
Җәйге биатлон буенча дөнья чемпионаты
Бронза Минск 2019 (суперспринт)
Бронза Минск 2019 (спринт, 7,5 км)
Көмеш Минск 2019 (эзәрлекләү, 10 км)
Дөнья кубогы
Бронза Кэнмор (Канада) 2019 (эстафета)
Бронза Антхольц (Италия) 2021 (эстафета)
Алтын Оберхоф 2021 (катнаш эстафета)

Юниор карьерасы үзгәртү

Халыкара дәрәҗәдәге яшүсмерләр (юниорлар) ярышларында 2013 елдан чыгыш ясый. Юниорлар арасында биатлон буенча 47нче дөнья чемпионатында (2013, Обертиллиах, Австрия) 19 яшьлекләр арасында эстафетада – 4нче урын, шәхси күрсәткеч буенча – 18нче урын ала.

2014 елда Европаның юниорлар арасында биатлон буенча ачык чемпионатында (Нове-Место, Чехия) 21 яшьлекләр арасында катнаш эстафетада көмеш медаль яулый. Юниорлар арасында биатлон буенча 48нче дөнья чемпионатында (2014, Преск-Айл, Мэн, АКШ) эстафетада һәм спринтта ике бронза медаль яулый.

2015 елда Европаның юниорлар арасында биатлон буенча ачык чемпионатында (Отепя, Эстония) эзәрлекләп узышта чемпион була һәм спринтта көмеш медаль яулый. Юниорлар арасында биатлон буенча 49нчы дөнья чемпионатында (2015, Раубичи, Беларусия) эзәрлекләп узышта һәм спринтта ике алтын медаль яулый.

Эдуард – юниорлар арасында биатлон буенча Россия беренчелегенең күп мәртәбәләр чемпионы һәм призеры, Россия яшүсмерләр җыелмасының капитаны була[2].

Зурлар карьерасы үзгәртү

2015 елдан IBU Кубогында(рус.) (Европаның ачык кубогы) катнаша. Ярыш этапларының җиңүчесе һәм призеры була.

2016 елда Осрблье (Словения) этабында спринтта шәхси күрсәткеч буенча беренче җиңүен яулый[3]. 2016 һәм 2018 елларда Европа чемпионатында катнаша.

2016 елда милдронат(рус.) кулланган өчен ярышлардан читләштерелә, соңрак гаепләү кире алынып, аклана[4][5].

Җәйге биатлон буенча 2016 елда – Россия чемпионы[6], 2017 елда – көмеш медаль иясе[7].

III кышкы Бөтендөнья хәрби уеннарында патрульләр узышы җиңүчесе (2017, Сочи, РФ)[8]. XXVIII Кышкы Универсиадада (2017, Алматы, Казакъстан) спринтта – 6нчы, пасьютта – 4нче була[9][10].

2018 елның 6 декабрендә беренче мәртәбә Россиянең өлкәннәр җыелмасы өчен чыгыш ясый башлый: Поклюка платосында (Словения) узган Европа кубогында беренче этапта шәхси узышта 99нчы урын ала.

2019 елның 7 февралендә Кэнмор (Канада) этабында 15нче урын һәм беренче очколар ала[11].

Шәхси рекорды – спринтта 11нче урын (2021 елның 8 гыйнвары, Дөнья кубогы этабы, Оберхоф, Алмания). 2021 елның 10 гыйнварында катнаш (хатын-кызлар + ирләр) эстафетада (2 х 6 км + 2 х 7,5 км) Россия җыелмасы составында беренче урын ала.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2016 ― Россиянең халыкара класслы спорт мастеры[12].
  • 2022 ― Россиянең атказанган спорт мастеры [13].

Әдәбият үзгәртү

  • Лилия Йосыпова. «Чаңгыда 10 метр узуга, бу малай безнеке», - диделәр. Ирек мәйданы, 11.02.2021, 10нчы бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Эдуард Латыпов. 24smi.org(рус.)
  2. Эдуард Латыпов: «В прошлом сезоне я многому научился у Александра Логинова». әлеге чыганактан 2018-03-24 архивланды. 2018-01-26 тикшерелгән.
  3. Эдуард Латыпов выиграл спринт на Кубке IBU в Осрблье
  4. Эдуард Латыпов временно отстранен от участия в соревнованиях. әлеге чыганактан 2017-11-05 архивланды. 2018-01-26 тикшерелгән.
  5. Антидопинговая комиссия IBU не стала наказывать Латыпова, Тищенко и Тофалви
  6. Летний биатлон. Чемпионат России. Спринт. Латыпов выиграл, Малышко — 2-й, Гараничев — 3-й, Шипулин — 8-й
  7. Летний биатлон. Чемпионат России. Спринт. Елисеев одержал победу, Бабиков — 3-й, Шипулин — 12-й
  8. Всемирные военные игры. Гонка патрулей. Корнев, Елисеев, Клячин и Латыпов одержали победу, другие результаты
  9. Зимняя Универсиада. Спринт. Сучилов победил, Иванов — 2-й
  10. Зимняя Универсиада. Гонка преследования. Корастылев одержал победу, Иванов — 2-й, Сучилов — 3-й, Латыпов — 4-й
  11. Кубок мира. Индивидуальная гонка. Йоханнес Бо победил, Логинов – 3-й, Гараничев – 14-й, Латыпов – 15-й(үле сылтама)
  12. ПРИКАЗ «О ПРИСВОЕНИИ СПОРТИВНОГО ЗВАНИЯ „МАСТЕР СПОРТА РОССИИ МЕЖДУНАРОДНОГО КЛАССА“», archived from the original on 2017-10-12, retrieved 2021-02-13 
  13. Приказ Минспорта РФ № 14 НГ от 29.02.2022 «О присвоении почетного спортивного звания «Заслуженный мастер спорта России»(үле сылтама)