Ашказар (Ашкадар), елга, Агыйдел елгасының сул кушылдыгы. Федоровка районы Өчбүләк авылыннан көнбатышка таба 2,2 км еракта башлана. Федоровка районында төньяк көнбатыштан көньяк-көнчыгышка таба ага, Михайловка авылы тирәсендә төньяк-көнчыгышка борыла һәм Стәрлебаш, Мәләвез, Стәрлетамак районнары буйлап Агыйдел елгасына (тамагыннан 743 км еракта, Стәрлетамак ш. тирәсендә) коя.

Ашказар
География
АТБ Башкортстан
Ил Россия
ДДӨБ 126 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 53°6'28.7"тн, 54°58'27.0"кнч, 53°38'26.9"тн, 55°59'41.5"кнч
РДСР 10010200512111100018151
Нинди сулыкка коя Агыйдел Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 3780 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 165 километр Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы 165 км, бассейн мәйданы 3780 км², гомуми түбәнәюе 271 м. Башлыча кар суы белән туена. Еллык акманың 81,1% ы язгы (апр.—май), 13,1% ы җәйге-көзге (июнь-окт.) һәм 5,8% ы кышкы (нояб.—март) чорларга тура килә. Уртача еллык су чыгымы (м³/с): Стәрлетамак районы Веселый авылы тирәсендә – 10,4, тамагында – 16,7. Бассейнның көнбатыш өлеше Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы чикләрендә урнашкан. Көнчыгыш өлеше балчыклы, комлы балчыклы һәм комлы грунтта зур булмаган убалар белән уйсу тигезлектән тора. Үзәне өске пермьнең казан ярусы эзбизташлары, доломитлары, мергельләре, аргилитларыннан гыйбарәт. Ландшафтлары типик кара туфрактагы төрле үләнгә бай, бүтәгән-кылганлы дала һәм болыннардан тора. Бассейн территориясенең якынча 5% ын урман каплаган, 70% ы сөрелгән. Федоровка районы Дедово һәм Базелево авыллары тирәсендә буалар бар. Кушылдыклары: уң – Сухайлы; сул – Кече Балыклы, Олы Балыклы, Күндерәк, Стәрле һ.б.

Чыганаклар

үзгәртү