БүреказганБашкортстанның Стәрлетамак районында урнашкан авыл. 2009 елның 1 гыйнварына биредә 845 кешенең яшәве мәгълүм.[1] 2013 елда авылда 844 кеше яши. Урта мәктәп, китапханә, мәдәният йорты, мәчет, почта бүлекчәсе, кибетләр бар.

Бүреказган
Халык саны 799 (2010) Edit this on Wikidata
Сәгать поясы UTC+05:00
География
Ил Россия
Координатлар 53°43'3"тн, 55°47'18"кнч
Почта индексы 453161 Edit this on Wikidata
Карта

Тарихи белешмә үзгәртү

Тарихи чыганакларга караганда, авыл тарихы 1656 елдан башлана, шушы чорда тау итәгендә башкорт кешесе Ишморат тарафыннан авылга нигез салына. 1711 елда җирләр Карамзин фамилияле алпавытка тапшырыла, ә ул үлгәннән соң, дәүләт милке булып кала.

1738 елда бу тирәгә Сембер губернасыннан бишәр мишәр һәм типтәр гаиләсе күченеп килә. 1753 елда мондагы халык Ногай юлында яшәүче башкортлар белән җир хакында купчий грамотасы яздыралар һәм Бүреказган елгасы буенда шушы авылга нигез салалар. Бу якын-тирәдәге авыллардан салым җыю урыны да була. 1870 елда инде өч өлештән торган авылда мәчет, училище һәм су тегермәне була.

1918 елда Бүреказганда Совет хакимияте урнаштырыла. 1928 елда 30 гаилә — “Яңа чишмә”, 20 гаилә “Куганак” әртилләрен оештыра. 1933 елда, шушы ике әртил кушылып, “Игенчеләр” колхозы барлыкка килә.

Бөек Ватан сугышы елларында авылдан 222 кеше фронтка китә, шуның нибары 75е әйләнеп кайта. 1952 елда авылның колхозчылар йортында беренче тапкыр “Ильич утлары” кабына, шул ук елда радио эшли башлый. 1958 елда балалар бакчасы ачыла. 1961 елда “Игенчеләр” һәм күрше “Комбайн” колхозы берләшкәч, “Искра” күмәк хуҗалыгы барлыкка килә. 1966 елда авылда клуб төзелә, 1967 елда су үткәрелә, 1968 елда яңа мәктәп төзелә. 1970-80 елларда җитештерү объектларын төзү активлаша.

1990нчы елларда авылга табигый газ кертелә, кешеләрнең тормыш-көнкүреше шактый яхшыра.[2]

Демография үзгәртү

Халык саны динамикасы:

2002[1] 2010[3]
840 799

Икътисад үзгәртү

Сиксән елга якын колхоз булып яшәгәннән соң, Бүреказганда хуҗалыкны заманча аграр предприятие итеп үзгәртергә булдылар. Ул «Искра» исемен йөртә. Авыл шәһәргә терәлеп үк диярлек урнашкан. Халыкның күпчелеге шунда эшли. Билгеле, хуҗалык хезмәт хакы күләме буенча Стәрлетамак белән ярыша алмый. Колхоз чагында төрле тармакларда 260 кеше эшли иде. Хәзер илле һөнәр иясен эшле итә.[4]

Мәгариф үзгәртү

1918 елда Бүреказганда элекке мәдрәсә бинасында беренче мәктәп ачыла. Аның беренче директоры Лотфрахман Ибраһимов була, соңрак ул Башнаркомпроска инспектор итеп күчерелә. 1928 елда авылда яңа башлангыч мәктәп салына. 1932 елдан ул җиде-еллык итеп үзгәртелә. Бишенче сыйныфта 60 бала укый ул вакытта. 1955 елда Бүреказганда урта мәктәп эшли башлый.

2013 елда мәктәптә 96 бала белем ала. 11нче сыйныфны ун бала тәмамлаган. Беренче сыйныфка 11 бала килгән. Алдагы елларда балалар саны артуы көтелә.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..
  2. Бүреләр өн казыган төбәктә(үле сылтама)
  3. Башкортстан Республикасы торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-09-19 
  4. “Дальний”ның сөте тәмлерәк(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү