Бишбүләк (рус. Бижбуляк, чуаш. Пишпӳлек), авыл, Бишбүләк районы (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып), Бишбүләк авыл советы үзәге.

Бишбүләк
Карта
Ил Русия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Бишбүләк районы
Координатлар 53°41'28"тн, 54°16'20"кнч, 53°41'48.12"тн, 54°15'51.12"кнч
Нигезләнгән 1640
Халык саны 6 446 кеше
Милли состав татарлар, чуашлар, руслар, башкортлар
Сәгать кушагы UTC+5,
Телефон коды 34743
Почта индексы 452040
Рәсми сайт bizhbulyak.ru

Уфадан көньяк-көнбатышка 230 км һәм Приют тимер юл станциясеннән көньяк-көнчыгышка таба 40 км ераклыкта Кыңгыр елгасы (Мәнәвез елгасы кушылдыгы) буенда, Кыргыз-Миякә-Бишбүләк автомобиль юлында урнашкан. Халкы (мең кеше): 1906 елда — 1,2; 1920 — 1,5; 1939 — 2,7; 1959 — 2,8; 1989 — 5,0; 2002 — 6,4; 2010 — 6,4. Чуашлар, татарлар, руслар, башкортлар яши (2002). Һөнәри училище, 2 урта мәктәп (ш. ис. Бишбүләк урта мәктәбе №1), балалар сәнгать мәктәбе, ДЮСШ, балалар ижады үзәге, үсмерләр клубы, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, мәдәният йорты (үзешчән сәнгать халык коллективы), балалар китапханәсе, Бишбүләк музее, мәчет, чиркәү бар.

Халык саны
1939[1]1959[1]1970[1]1979[1]1989[1]2002[1]2010[2]
2671268633694494496463736446

Авылга Нугай даругасы Илекәй-Мең вулысы асаба башкортларының җирләрендә 1767 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1640 елда) килешү буенча керәшен чуашлар нигез сала. Исеме Бишбүләк (биш; бүләк — урман кишәрлеге, бүлеп бирелгән җир) урыны атамасынан алынган. 1770 елда шунда шундый ук шартларда чуашларның яңа төркеме килеп урнаша. 1795 елда 30 йортта 245 кеше яшәгән, 1865 елда 160 йортта — 780 кеше. Игенчелек, умартачылык, олаучылык, тегүчелек, чабата үрү белән шөгыльләнгәннәр. Чиркәү (1863 елда төзеллгән), училище, 8 су тегермәне булган. 1906 елда чиркәү, 2 сыйныфлы чиркәү мәктәбе, тимерлек, 4 бакалея кибете, икмәк амбары теркәлгән; волость идарәсе урнашкан.

Чыганаклар үзгәртү


  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  2. http://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw