Хәмит Габдулла улы Гаделшин (1923 ел ― 2000 ел), Советлар Берлеге Каһарманы (1944).

Хәмит Гаделшин
Туган 10 июль 1923(1923-07-10)
Ает, Бәләбәй кантоны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 10 гыйнвар 2000(2000-01-10) (76 яшь)
Бишкәк, Кыргызстан
Күмү урыны Бишкәк
Һөнәре офицер
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944)

Ленин ордены (Ленин ордены)
Хәрби дәрәҗә полковник

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Радиотелеграфчылар курсын (1941), сугыштан соң Ленинград хәрби укухансен һәм Ленинградтагы Советлар Берлеге Маршалы С.М. Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен тәмамлый. 1941 елның августыннан Кызыл армиядә. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1449-нчы аерым элемтә ротасының (46-нчы армиянең 31 нче укчы дивизиясе) өлкән радиотелеграфчысы. Кавказарты, Төньяк Кавказ, Дала, 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында ССРБ белән Төркия арасындагы дәүләт чикләрен һәм Кара Диңгез ярларын саклауда (1941-42), Зур Кавказ сыртының үзәк өлеше өчен барган бәрелешләрдә (1942), Кавказ һәм Днепр өчен барган сугышларда (1943), Уңъяк яр Украина, Румыния, Болгарияне азат итүдә (1944), Яссы-Кишинәү операциясендә, Дебрецен (икесе дә - 1944), Будапешт (1944-45), Вена һәм Прага (1945) һөҗүм оперцияләрендә катнаша. 1943 елның 27 сентябрендә Сошиновка авылы янында (Днепропетровск өлкәсе Югары Днепр районы) Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет армиясендә командирлык вазифаларын башкара (1969 га кадәр). Фрунзе (Бишкәк) шәһәрендә Фрунзе исемендәге һөнәр укуханәсендә хәрби җитәкче булып эшли. 

Бүләкләре үзгәртү

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият үзгәртү

  • Батырлар китабы - Книга Героев. Казань, 2000;
  • Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
  • Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1;
  • Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү