Праһа өчен сугыш яки Праһа һөҗүмчән операциясе (tat.lat. Praga öçen suğış(үле сылтама)) (5 май 194512 май 1945) — Бөек Ватан сугышында Кызыл Гаскәрнең соң операциясе, аның нәтиҗәсендә Праһа шәһәре азат ителә.

Праһа өчен сугыш
Төп низаг: Бөек Ватан сугышы
Икенче бөтендөнья сугышы

Маршал Конев җитәкчесендәге Совет гаскәрләре Праһа шәһәрен азат итә
Дата

5 май 194512 май 1945

Урын

Праһа, Чехия

Нәтиҗә

Кызыл Гаскәрнең җиңүе, алман-фашист Праһа берләшмәсен тар-мар итү, власовчыларны юк итү

Көндәшләр
ССБР байрагы ССРБ,
Польша байрагы Польша,
Чехословакия байрагы Чехословакия,
Румыния байрагы Румыния
Алмания байрагы (1933-1945) Өченче рейх,
Маҗарстан байрагы Маҗарстан
Сәргаскәрләр
ССБР байрагы И. С. Конев Алмания байрагы (1933-1945) Фердинанд Шернер
Алмания байрагы (1933-1945)Лотар Рендулич
Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
Совет гаскәрләре:
  • һәлак — 11 997
  • яралы — 501
40 мең чамасы һәлак
  • 860 мең әсир
Үзәк Аурупа сугыш вәзгыяте, 1945 ел

Алман-нацист генерал-фелдмаршалы Фердинанд Шөрнер соңгы Гитлер боерыгын үтәр өчен Праһа шәһәрен икенче Берлинга әйләндерергә ниятләгән. Бер миллион санлы фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе Праһа эчендә һәм тирәсендә туплана.

Сугыш барышы үзгәртү

Баш күтәрү һәм власовчылар үзгәртү

Чехиядә Власов җитәкчесендәге Рус ирек гаскәре (рус. РОА) — власовчылар — 1945 елда урнаша.

1945 елның 5 маенда Чех ватанпәрвәрләре баш күтәрү башлыйлар. Башта Буняченко җитәкчесендәге власовчылар бу чех көрәшен яклыйлар, ләкин 8 майда власовчылар күтәрелешен ташлыйлар һәм чигенәләр.

Совет Гаскәре Праһаны азат итә үзгәртү

 
Ольшаны зираты, хөрмәтле урында Праһа өчен һәлак булган Совет гаскәриләре күмелгән

АКШ башлыгы Праһаны азат итүдән баш тарта һәм Пльзен көнчыгыштан бармавын белдерә.

Совет Гаскәр башлыгы АКШ-дан бу мәгълүматны озак көтә. АКШ ниятләрен белеп Совет гаскәрләре Чехияне азат итәргә чишәләр.

1945 елның 9 маенда Беренче Украин Фронты 3-нче, 4-нче танк гаскәре Праһа шәһәренә бәреп керәләр.

Т-34 танкы «хатирәсе» үзгәртү

Праһага кергән беренче совет Т-34 танкы Иван Гончаренко йөртә, Праһа өчен сугышы барышында Гончаренко батырлыкны күрсәтеп һәлак була.

Иван Гончаренко истәлегенә Праһа урамы исемләнә, аның танкы озак вакытта Праһа хәрби-тарихи музеенда урнаша.

Бәрхет инкыйлабы вакытында 1989 елда азат итүче танк чех миләтчеләре тарафыннан мәсхәрәләнә — ал төсенә буяла һәм җыеп алына.

Фашист көчләрен тар-мар итү үзгәртү

Совет һөҗүме нәтиҗәсендә нацист-алман гаскәрләре куркуга төшеп Праһадан качалар. 1013 майда Совет көчләре фашист гаскәрләрне тар-мар итә һәм 800 мең нацист әсирлеккә алалар.

Хыянәт һәм җәза үзгәртү

 
Праһа зираты: власовчылар каберләре. РИГ (рус. РОА) генераллары В. Боярский һәм М. Шаповалов чех партизаннары тарафыннан үтерелгән.

12 майда Совет гаскәре генерал Власовны кулга ала, соңрак бүтән власовчылар — Буняченко, Трухин — кулга алына. Совет Берлеге хыянәте өчен Власов, Буняченко, Трухин һәм бүтән Совет хөкеме карары буенча Бутырка төрмәсендә асып үтерелә.

Нәтиҗә үзгәртү

Праһа өчен сугыш нәтиҗәсендә фашист «Үзәк» гаскәрләре берләшмәсе тар-мар ителә һәм 850 мең кеше совет әсирлегенә алына.

Совет гаскәр башлыгына — маршал Коневка — «Хөрмәтле Праһа граҗданины» дәрәҗәсе бирелә.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Мерников А. Г., Спектор А. А. Всемирная история войн. — Минск, 2005, стр. — 652
  • Конев И. С. Сорок пятый. — М., Воениздат, 1970
  • Лелюшенко Д. Д. Москва — Сталинград — Берлин — Прага. Записки командарма. — М.: Наука, 1987
  • Великая Отечественная война Советского Союза 1941-1945: Краткая история. Сокрушение фашистской Германии. — 3-е изд., испр. и доп. — М.: Воениздат, 1984. — 560 с., ил. — 250 000 экз.
  • Президент РФ встретится с премьер-министром Чехии — статья РИА «Новости».
  • Хоффманн Й. История власовской армии = Die Tragödie der ‚Russischen Befreiungsarmee‘ 1944/45. Wlassow gegen Stalin / Пер. с нем. Е. Гессен. — Paris: YMCA-PRESS, 1990. — 379 p.
  • Газета: Прага победоносной Красной Армии-освободительнице