Андре́й Андре́й улы Вла́сов (рус. Андре́й Андре́евич Вла́сов, 14 сентябрь 1901, Ломакино, Сергач өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе — 1 август 1946, Мәскәү, ССРБ) — совет гаскәр башлыгы, генерал-лейтенант (1942), Бөек Ватан сугышы вакытында нацист Алмания ягына күчкән.

Андрей Власов
Туган телдә исем Андрей Андреевич Власов
Туган 14 сентябрь 1901(1901-09-14)
Ломакино, Сергач өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе
Үлгән 1 август 1946(1946-08-01) (44 яшь)
Мәскәү
Үлем сәбәбе асып үтерү[d]
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре хәрби башлыгы, дәүләт эшлеклесе
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин орденыКызыл Байрак орденыКызыл Байрак ордены
«Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең XX-еллыгы» медале
«Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең XX-еллыгы» медале
  • суд карары буенча бөтен бүләкләреннән мәхрүм ителгән
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

 Андрей Власов Викиҗыентыкта

Биография үзгәртү

Андрей Власов 1901 елның 14 сентябрендә Түбән Новгород губернасы Сергач өязенең Ломакино авылында (хәзер Түбән Новгород өлкәсенең Гагино районына карый) ярлы крестьян гаиләсендә туган. Гаиләдә ун өченче бала булган.

1915 елда Власов укуханәсен тәмамлый һәм рухани семинариясенә укырга керә. 1917 елдан соң икенче дәрәҗә хезмәт мәктәбендә укый, 1919 елда Власов — Түбән Новгород университетының агрономия факультеты студенты.[1]

Кызыл Армия сафларында үзгәртү

1919 елда Власов Кызыл Армиясенә чакырылган. Көньяк фронтыныда Врангель гаскәрләренә каршы, соңрак Махно фетнәчеләренә каршы сугышкан.

Ватандашлар сугышыннан соң армиядә калган. 1922 елдан командирлык һәм штаб хезмәткәре вазыйфаларында булган; 1929 елда «Выстрел» югары командирлык курсларын тәмамлый. 1930 елда бәлшәвикләр фиркасенә кушылган.

1937 елның августыннан — 72-нче укчы төмәне 133-нче укчы полкының командиры, 1938 елның августыннан — шул ук төмәне команидирының ярдәмчесе. 1938 елның көзендә Кытайга совет хәрби киңәшчеләр төркеме составына җибәрелгән; 1939 елның май-ноябрендә — баш хәрби киңәшчесе.

1940 елның гыйнварыннан — 99-нчы укчы төмәненең командиры. 1940 елның октябрендә хәрби өйрәнүләре нәтиҗәсендә Власов төмәне күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнгән, Власовка да Кызыл Байрак ордены бүләк ителә.

1941 елның гыйнварында Власов 4-нче механиклаштырылган корпусы командиры вазыйфасына билгеләнгән, ә февральдә Ленин ордены белән бүләкленгән.

Бөек Ватан сугышы үзгәртү

 
«Нигә мин большевизм белән көрәш юлына бастым». Листовка, 1942

1941 елның августыннан Власов — 37-нче армиясенең командиры, шул армия составында ул Киев янында камалышка эләккән; каты сугышлардан соң армия өлешләре камалыштан чыгып алганнар. 1941 елның ноябрендә Власов Көнчыгыш фронтына билгеләнгән — аның карамагына 20-нче армиясе тапшырыла. Шул армия составында Власов Мәскәү өчен сугышында җиңүенә зур өлеш керткән.

1941 елның 5 декабрьне 20-нче армия (Андрей Власов) алман 4-нче танк армиясының (Эрих Һөпнер) частьларен Красная Поляна авылы районында (Кремльдән 27 км) туктатты.

1942 елның мартында Власов Волхов фронты гәскәрләре сәргаскәренең урынбасары урынына билгеләнә, апрельдә камалыш куркынычы астында булган 2-нче удар армиясенең командиры булып билгеләнгән.

Алманнар белән хезмәттәшлек үзгәртү

1942 елның 11 июлендә Власов Туховежи авылында җирле староста әләге буенча әсирлеккә төшкән.[2] Әсирдә Власов алманнар белән хезмәттәшлек итәргә риза булуын белдергән. Алманиядә Власов «Россия халыкларны азат итү комитеты» башында тора һәм «Рус азатлык армиясе» («власовчылар») оештыруда катнаша.

Арест һәм җәза үзгәртү

1945 елның 12 маенда Власов 1-нче Украин фронты хезмәткәрләре тарафыннан алына. 1946 елның 30-31 августыныда Власов һәм аның көрәштәшләре хәрби дәрәҗәләрдән мәхрүм ителгәннәр һәм асып үтерү юлы белән үлем җәзасына хөкем ителгәннәр. Мәхкәмә хөкеме 1 сентябрьдә башкарылган.

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү