Төп менюны ачу

Башкортстан — Башкортстанда башкорт телендә чыгучы иҗтимагый-сәяси гәзит. Гәҗит республикадагы иҗтимагый-сәяси хәлләрне яктырта, башкорт мәдәнияте һәм тарихы буенча материаллар чыгара.

Башкортстан
Башкортстан - гәзит.jpg
Tөр

иҗтимагый-сәяси гәзит

Формат

А2, 4 бит


Баш мөхәрир

Азамат Юлдашбаев[1]

Нигезләнде

1918

Тел

башкорт

Төп офис

Башкортстан, Өфе, Октябрьнең 50-еллыгы урамы, 13

Тиражы

>60 000 данә (2003), >23 000 данә (2011)


Веб-сайт: http://bashgazet.ru/

Бүләкләр:

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

ТарихҮзгәртү

1918 елның февраль башында бәлшәвик Җиһангир Шәрипов рәислегендә һәм Гарифулла Алпаров секретарьлыгында хезмәтчән башкорт халкының Ырынбурда булган вәкилләренең зур җыелышы үткәрелә. Җыелыш Совет властен яклап чыга. Башкортстандагы эшләр белән җитәкчелек итү өчен Башкортстан вакытлы инкыйлаби шурасы (БВРС) төзелә. Аның составына 7 кеше — дүрт башкорт һәм өч татар керә. Совет рәисе итеп Габдулла Дәүләтшин, урынбасары — Бәхтегәрәй Шәфиев, беренче секретаре итеп Гарифулла Алпаров сайлана. Бу иптәшләр 1918 елның 1 мартында Ырынбурда чыга башлаган «Башкортстан» гәзите мөхәрририятенә дә керәләр. Б. Шәфиев — гәзитнең мөхәррире, Г. Алпаров секретариат җитәкчесе эшен алып бара.[2]

Дутов гаскәрләре Ырынбурга кергәнче газетның 5 саны чыгарга өлгерә. 1919 елның сентябрендә «Башкортстан хәбәрләре» исеме белән Башкортстан башкаласы Стәрлетамакта яңадан чыга башлый. 1922 елның июнь-июлендә республика башкаласы Стәрлетамактан Уфага күчерелә һәм шуңа бәйле андагы «Башкортстан хәбәрләре» гәзите дә Уфадагы «Урал» белән кушыла.[3] Татарча нәшер ителүче бу басма ВКП (б)ның Башкортстан өлкә комитетының 1924 елның 2 август карары белән мөстәкыйль ике гәзиткә бүленә. Башкортчасы — «Башкортстан», татарчасы «Яңа авыл» исеме белән чыга башлый. Беренчесенең баш мөхәрире итеп Давыт Юлтый куела, ә «Башкортстан»ның элекке баш мөхәрире Муса Йосыпов татар гәзитенең мөхәрире итеп күчерелә.

1929 елдан көн саен чыга башлый.

1937 елда исеме Кыҙыл Башкортостан/Qьđьl Başqortostan итеп, 1951 елда — «Совет Башкортостаны» дип үзгәртелә.

1968 елда гәҗит Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1990 елдан хәзерге исемен йөртә.

«Башкорт иттифагый бюросының мөхбире» һәм «Башкорт» басмаларына мөнәсәбәтҮзгәртү

Хәзерге вакытта гәзитнең тарихын бераз озынайту турында сүз бара. 1917 елдың июнендә Ырынбурда «Башкорт иттифагый бюросының мөхбире» дигән исем белән гәзит чыга башлый. Июльдән исеме «Башкорт» итеп үзгәртелә. Аның 19 саны чыгып, 1918 елның февралендә советка каршы юнәлешле булган өчен БВРС аның эшчәнлеген тыя. Әле аның Дутов төрмәдән азат иткән мөхәррияте Чиләбегә китеп, басманы анда чыгаруны дәвам итә. Шулай итеп, ул гәзитнең тарихы «Башкорстан» һәм «Кызыл таң» гәзитләре тарихыннан аерым тора.[4]

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү