Флизә Фатыйхова (22 июль 1957 ел2010 ел) — этнограф-галим, югары мәктәп укытучысы. Тарих фәннәре кандидаты (1994), доцент.

Флизә Фатыйхова
Туган 22 июль 1957(1957-07-22) (66 яшь)
Яңавыл районы, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Флизә Фоат кызы Фатыйхова (кыз фамилиясе — Исламова) 1957 елның 22 июлендә Башкорт АССРның Яңавыл районы Карман авылында туган.

1979 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый, «Башкортларда терминнар һәм тугандашлык системасы» дигән темага диплом эшен яза (җитәкчесе Т. М. Гарипов).

1979 елдан СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институты аспирантурасында белем ала (җитәкчесе — Н. В. Бикбулатов).

1980-2003 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалының (1991 елдан — Уфа фәнни үзәгенең) Тарих, тел һәм әдәбият институтының Этнография секторында (соңрак — Этнография һәм антропология бүлегендә) гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1994 елда Санкт-Петербургта «Традиционные обряды и обычаи башкир, связанные с рождением и смертью» темасына диссертацияне уңышлы яклый һәм тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.

2003-2010 елларда Көнчыгыш икътисади-юридик гуманитар академиясенең бөтендөнья тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы доценты булып эшли.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

50 дән артык фәнни хезмәт авторы. Фәнни тикшеренүләре башкортларның этнографиясенә һәм тарихына багышланган. Башкортстан, Пермь крае, Свердловск өлкәсе һ.б 30 дан артык этнографик экспедицияләрдә катнаша, шулай ук фәнни һәм фәнни-гамәли конференцияләрдә доклад белән чыгыш ясый. Уфадагы Археология һәм этнография музеена экспонатлар җыю белән шөгыльләнә.

Хезмәтләре үзгәртү

  • Бикбулатов Н. В., Фатыхова Ф. Ф. Cемейный быт башкир. ХIХ-ХХ вв. — М.: Наука, 1991. — 189 с. — ISBN 5-02-010106-0.
  • Фатыхова Ф. Ф. Традиционные обряды и обычаи башкир, связанные с рождением и смертью : диссертация … кандидата исторических наук : 07.00.07. — Уфа, 1994. — 185 с.
  • Бикбулатов Н. В., Юсупов Р. М., Шитова С. Н., Фатыхова Ф. Ф. Башкиры: Этническая история и традиционная культура. — Уфа: Научное издательство «Башкирская энциклопедия», 2002. — 248 с. — ISBN 5-88185-031-9.
  • Фатыхова Ф. Ф. Традиционные представления башкир о рождении и смерти // Башкирский фольклор. Исследования и материалы. Вып. III. Уфа: Гилем, 1999. С. 107—118.
  • Фатыхова Ф. Ф. Полисемантичность образа смерти в эпосе «Урал-батыр» // Башкирский фольклор. Исследования и материалы. Вып. IV. Уфа: Гилем, 2000. С. 284—292.
  • Фатыхова Ф. Ф. Этнология народов Урало-Поволжья : учебно-методическое пособие для студентов неисторических факультетов вузов. — Уфа : Восточный ун-т, 2006. — 138 с. ISBN 5-87865-383-4.
  • Фатыхова Ф. Ф., Галиева Ф. Г. Обряды, связанные с рождением ребенка // Башкиры / отв. ред. Р. Г. Кузеев, Е. С. Данилко ; Ин-т этнологии и антропологии им. Н. Н. Миклухо-Маклая РАН ; Ин-т этнологических исследований им. Р. Г. Кузеева Уфимского научного центра РАН ; Ин-т истории, языка и литературы Уфимского научного центра РАН. — М. : Наука, 2015. — 662 с. — ISBN 978-5-02-039182-6.

Гаиләсе үзгәртү

Ир — Әхнәф Әмир улы Фатыйхов, химик.

Улы — Давыт Әхнәф улы Фатыйхов, медик.

Чыганак үзгәртү

* Мирза Муллағолов. Халҡы өсөн янды йөрәге. «Башҡортостан» : гәзит (2012-07-26). 28 май 2018 тикшерелгән.
* Красноперова Н. Н., Мигранова Э. В., Хусаинова Г. Р., Шитова С. Н., Якупов Р. И. Светлой памяти дочери янаульской земли Фатыховой Флизы Фаатовны// Городские башкиры: Проблемы сохранения этничности: Материалы X Межрегиональной научно-практической конференции (г. Янаул, 11 мая 2018 г.) / Под ред. А. В. Псянчина. — Уфа: ИИЯЛ УФИЦ РАН, 2018. — С. 156-163. — 216 с. — ISBN 978-5-91608-167-1.

Искәрмәләр үзгәртү