Гаяз Исхакый музее (Яуширмә)

Викибирелмәләрнең буш элементы

Гаяз Исхакый музее, Гаяз Исхакый тарихи-мемориаль һәм этнография комплексы (рус. Историко-мемориальный и этнографический комплекс Гаяза Исхаки) — Татарстанның Чистай районы Яуширмә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). 20012014 елларда Чистай районы мәдәният бүлеге бүлекчәсе, 2014 елдан Чистай шәһәренең дәүләт тарих, архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы филиалы. Татар язучысы Гаяз Исхакыйның (18781954) туган авылында урнашкан музей аның тормышы, әдәби иҗаты белән таныштыра.

Гаяз Исхакый музее
Нигезләү датасы 1999
Урын 422955 ТР, Чистай районы,
Яуширмә, Клуб ур., 10
Директор Рәсимә Марсель кызы Ибраһимова
Сайт Музей турында мәгълүмат
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

Яуширмәдә Гаяз Исхакый музеена 1993 елда авыл клубында нигез салына.

1999 елның 30 июлендә яхшы сакланган, республика дәрәҗәсендә әһәмиятле мәдәни мирас объекты булып исәпләнүче, кызыл кирпечтән 1910 елда салынган сәүдәгәр Сәйфетдиннең (Гаяз Исхакыйның сеңлесе Фәридәбануның ире) ике катлы йортында ачылган[1]. Музейны ачу тантанасында ТР президенты Минтимер Шәймиев катнашып, Гаяз Исхакыйның төсле зур портретын бүләк иткән.

Туган авылына кайткан вакытларда музей комплексына керүче шул йортта язучы күп мәртәбәләр кунак булган. Гаяз Исхакый туып-үскән йорт сакланмаган. Музей өчен махсус, агачтан алты почмаклы йорт буралган. Яңартылган хуҗалык абзарлары, келәтләр 2018 елгы янгында юкка чыккан. Музейны Чистайга күчерү тәкъдиме бар[2].

Музей каршында Гаяз Исхакый бюсты урнаштырылган.

Тасвирлама үзгәртү

Музей комплексы 25х50 кв. м. мәйданны били. Ул ике зонага бүленгән: беренче катта Гаяз Исхакый XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында яшәгән авыл йорты мохите торгызылган, икенче катта язучының инкыйлабтан соңгы тормышы, эш кабинеты тасвирлана.

Күргәзмә мәйданы — 186 кв. м. 3 мең саклану берәмлеге тупланган.

Экспозиция Гаяз Исхакыйның тормышына, әдәби иҗатына, журналист, сәясәтче, публицист, татар милли азатлык хәрәкәте өлкәсендәге эшчәнлегенә багышлана. Шулай ук аның гаиләсе (әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт, әнисе Камәрия, бертуганнары Гайнелмәрзия, Әхмәтхан, Фәридәбану, Хәлимә) турында мәгълүматлар күрсәтелә. Язучының әтисе Гыйләҗетдин хәзрәт яшәгән йорт мохите торгызылган.

Бер бүлектә Г. Исхакый туып-үскән Яуширмә авыл тарихы яктыртыла. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар көнкүреше белән таныштыручы этнография күргәзмәсе урнашкан. Экспозициягә беренче катта урнашкан кибет макеты, театр күренеше дә керә.

Экспонатлар арасында — язучыга бәйле мемориаль әйберләр, документлар, китаплар, фәнни-популяр басмалар урын алган. Музейның беренче экспонаты — профессор Ибраһим Нуруллин Гаяз Исхакыйның Истанбулдагы кабереннән алып кайткан бер уч туфрак.

Музейның беренче директоры — Наил Әгъзамов[3].

Экскурсияләр үзгәртү

  • Гаяз Исхакыйның тормышы һәм иҗаты
  • Гаяз Исхакый эзләре буйлап
  • Гаяз Исхакый мөһаҗирлектә
  • Гаяз Исхакыйның инкыйлабка кадәрге иҗаты

Әдәбият үзгәртү

  1. Александр Печенкин. Новые перемены в старинном городе на Каме. «Казань», 2019, май, с. 98. ISSN 0869-6616

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. . Историко-мемориальный и этнографический комплекс Гаяза Исхаки, archived from the original on 2019-06-17, retrieved 2019-06-10 
  2. Парламентарии озадачились судьбой музея-усадьбы Гаяза Исхаки 2019 елның 31 май көнендә архивланган.. Чистопольский муниципальный район(рус.)
  3. Село Кутлушкино (Яушурма) - Гаяз Исхаки 2019 елның 3 июнь көнендә архивланган.. Команда Кочующие