Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы

Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы (рус. Чистопольский государственный историко-архитектурный и литературный музей-заповедник, ингл. Chistopol State Historical Arhitectural and Literary Museum-Reserve) ― Татарстанның Чистай шәһәрендә урнашкан музей-тыюлык. Республика мәдәният министрлыгы карамагында. Чистай шәһәре (1781 елда нигез салынган) һәм тирә-як җирләренең борынгы тарихын терки һәм күрсәтә.

Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы
Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы
Чистай шәһәренең тарихи үзәге
Чистай шәһәренең тарихи үзәге
Нигезләү датасы 2014
Урын ТР, Чистай, К. Маркс урамы, 31
Директор Александр Вячеслав улы Печенкин
Сайт chisto-muzei.ru

ТарихҮзгәртү

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 11 июнендә чыккан карары белән Чистай шәһәренең тарихи үзәге (171,46 га) чикләрендә оештырылган[1]. 2015 елда музей-тыюлыкның сак зонасы чикләре расланган, ул мәдәни мирас объекты саналучы «Чистайның тарихи үзәге» чикләре белән туры килә[2]. Россиянең тарихи җирлекләре исемлегенә керә торган Чистайда[3] дәүләт музей-тыюлыгын булдыру мөмкинлеге бай тарихи-мәдәни мирасны, беренче чиратта, империя чорының архитектурасын саклау һәм регенерацияләү зарурлыгына бәйле. Зур булмаган шәһәрнең, борынгы заманнардан башлап[4], Россия тарихындагы эре вакыйгалар, шулай ук Россия һәм дөнья масштабындагы күренекле эшлеклеләрнең исемнәре белән тыгыз элемтәдә торуы шулай ук музей-тыюлыкны оештыруга тагын бер нигез булган. Музей-тыюлыкны булдыру концепциясен әзерләү барышында җирле тарихның иң эчтәлекле темалары өйрәнелгән, алар арасында «X—XIV гасыр Болгар шәһәре Җүкәтау»[5], «Чистай ― XIX-XX йөз башы Кама буе сәүдә үзәге»[6], «1976―1991 елларда Чистай төрмәсендә совет диссидентлары»[7]. «Совет язучыларының 1941―1943 елларда Чистайга эвакуацияләнүе» темасы аерым әһәмияткә ия[8]. Совет әдәбиятының Чистай чорын музейлаштыруның мөһимлеге 2014 елда РФ мәдәният министры (2012―2020) В. Р. Мединский тарафыннан ассызыклана[9]:

Чистай – уникаль шәһәр, биредә сугыш елларында иң яхшы совет язучылары яшәгән һәм эшләгән. Әдәби генийларның бер гектар мәйданда мондый концентрациясен дөнья мәдәнияте белми. Бу – әлеге районның әһәмиятле үзенчәлеге, һәм бу үзәкнең бөтен Россия, ә киләчәктә бөтен дөньяга танылган булуы кирәк[10]

— В. Р. Мединский

.

Музей-тыюлыкны булдыру эшенә 2014 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында туризм һәм кунакчыллык өлкәсен үстерү» дәүләт программасын эшләү ярдәм итә.

Казан, Болгар һәм Зөя белән беррәттән[11], Чистай да туристларны үзенә тартып торучы мөһим урын, төбәкнең туристик үсеш ноктасы итеп билгеләнгәч, Программа шәһәрдә туристлык продуктын булдыру һәм алга этәрү мөмкинлекләре булган дәүләт музей-тыюлыгын булдыру зарурлыгын актуальләштерә.

«Чистай шәһәренең тарихи үзәге» истәлекле урыныҮзгәртү

2013 елда «Чистай шәһәренең тарихи үзәге» истәлекле урыны регион (республика) әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларына кертелгән һәм Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни ядкәрләр) Бердәм дәүләт реестрына кертелгән[12]. Монда XIX — XX гасыр башларындагы комплекслы төзелешләр сакланган. Тарихи үзәкнең кирпеч һәм агач биналары — гражданнар, культ һәм сәнәгать архитектурасы үрнәкләре, төбәк һәм җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары булган һәйкәлләр. Иске Чистайның архитектура стильләре шактый төрле: неорессанс, классицизм, романтизм, соңгы провинциаль ампир, псевдорус стиле, барокко һәм модерн[13]. Тарихи үзәктә Скарятин бакчасы (1868 елда нигез салынган), шәһәр бульвары (1874), танылган совет язучыларының исемнәре белән бәйле истәлекле урыннар (мәйдан, урамнар, йортлар): Николай Асеев, Анна Ахматова, Михаил Исаковский, Леонид Леонов, Борис Пастернак, Илья Сельвинский, Александр Твардовский, Александр Фадеев, Константин Федин, Марина Цветаева һ. б[14].

Музей эшчәнлегеҮзгәртү

Төп эш юнәлешләре: мәдәни мирас объектларын саклау, музей эшен һәм туризмны үстерү.

Музей-тыюлык фондларында 60 меңнән артык саклау берәмлеге (1 гыйнвар 2020). Коллекцияләр: сынлы сәнгать әсәрләре, басма продукция предметлары, этнография, нумизматика, археология, документлар һ. б. Ел саен музей-тыюлыкка 60 меңнән артык турист килә, 1,5 мең экскурсия уздырыла.

Музей бүлекчәләреҮзгәртү

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы составында:

Проектлана торган объектлар: Сәяси репрессия корбаннары һәм диссидентлар музее, А. М. Бутлеров музее, Л. М. Леоновның — Сельвинскийлар гаиләсенең мемориаль музее, Сәүдәгәрләр көнкүреше музее, «Доктор Живаго» романы музее, Эшче һөнәрләр музее, Күргәзмә залы, Фонд саклау урыны.

Башкарган эшләрҮзгәртү

«Иҗатның максаты — фидакарьлек» республика музей конкурсы (2010 елдан башлап), «Чистайда Пастернак укулары» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе (2015 елдан башлап), «Әдәби Чистай» автор җыры фестивале (2016 елдан башлап), кыска метражлы кино көне (2018 елдан башлап).

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. О государственном бюджетном учреждении культуры Республики Татарстан «Чистопольский государственный историко-архитектурный и литературный музей-заповедник»: постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 11 июня 2014 г. № 396 // Сборник постановлений и распоряжений КМ РТ и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2014. — № 52. — 11 июля.
  2. Об установлении границ территории Чистопольского государственного историко-архитектурного и литературного музея-заповедника, расположенного по адресу: г. Чистополь, Чистопольского муниципального района Республики Татарстан: приказ Министерства культуры Республики Татарстан от 27 ноября 2015 г. № 1272од // Собрание законодательства Республики Татарстан. — 2016. — № 11. — 9 августа.
  3. Об утверждении перечня исторических поселений: приказ Министерства культуры РФ и Министерства регионального развития РФ от 29 июля 2010 г. № 418/339 // Российская газета. — 2010. — 29 сент.
  4. Чистаем. Родной Чистополь: историко-публицистические очерки. — Казань: Издательство «Идель-Пресс», 2009. — С. 22-36.
  5. Набиуллин Н. Г. Джукетау — город булгар на Каме. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2011. — 143 с.
  6. Чистополь и Чистопольцы. Из прошлого и настоящего. — Казань: Изд-во «По городам и весям», 2004. — С. 70-119.
  7. Чистополь: история. — Набережные Челны: Новости МИРА, 2009. — С. 71-74.
  8. Литературный Чистополь / Авт.-сост.: Д. В. Кондрашин, А. В. Печенкин, О. Ю. Печенкина. — М.: Изд-во «Перо», 2015. — 292 с.
  9. [Интервью министра культуры РФ В. Р. Мединского] // ГТРК «Россия Татарстан»: [сайт]. — 2014. — 25 марта. — URL: http://trt-tv.ru/rossiya-24/intervyu/rossiya-24-intervyu-25-03-14-2/ (дата обращения: 9.06.2020).
  10. Министр культуры РФ в Чистополе // YouTube: [сайт]. — 2014. — 18 июня. — URL: https://www.youtube.com/watch?v=RHXWSsBjnZ8 (дата обращения: 10.07.2020).
  11. Об утверждении государственной программы «Развитие сферы туризма и гостеприимства в Республике Татарстан на 2014—2022 годы»: постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 21 июля 2014 г. № 522 // Государственный комитет Республики Татарстан по туризму: [сайт]. URL: https://tourism.tatarstan.ru/aktualnaya-informatsiya-4284589.htm 2020 елның 22 июль көнендә архивланган. (дата обращения: 17.07.2020).
  12. Об отнесении к объектам культурного наследия регионального (республиканского) значения достопримечательного места «Исторический центр Чистополя» и включении его в Единый государственный реестр объектов культурного наследия (памятников истории и культуры) народов Российской Федерации: постановление Кабинета Министров Республики Татарстан от 12 ноября 2013 г. № 869 // Сборник постановлений и распоряжений КМ РТ и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2013. — № 84. — 15 ноября.
  13. Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. I. Административные районы. — Казань: Изд-во «Мастер Лайн», 1999. — С. 367—402.
  14. Чистополь литературный. Энциклопедия / Авт.-сост.: Н. М. Валеев, Р. Ш. Сарчин. — Казань: Изд-во «Заман», 2017. — С. 487—490.