Гаяз Исхакый урамы (Казан)
Гаяз Исхакый урамы (рус. улица Гаяза Исхаки) — Казанның Вахитов районындагы (Иске Татар бистәсе) урам. Рөстәм Яхин урамы белән киселештә башлана. Казанның Үзәк базарына җитеп төгәлләнә. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт урамнары белән кисешә. Татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) исемен йөртә.
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Почта индексы | 420111 |
Тарих
үзгәртүИнкыйлабка кадәр исеме Варлам урамы. Совет чорында Володарский урамының бер өлеше булган[1]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Володарский урамының Сакко һәм Ванцетти (хәзер Рөстәм Яхин) урамыннан башланган өлешенә татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртүШәхесләр
үзгәртү
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013
- ↑ Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005