Дмитрий Никольский

Дмитрий Никольский (25 ноябрь 1855 ел28 июнь 1918 ел) — галим-табиб, этнограф, антрополог. 1881 елдан Екатеринбург өязендә 1882-1888 елларда Кыштым заводларында земство табибы. Медицина докторы (1895, икенче мәгълүматлар буенча, 1897). Коллегия киңәшчесе (1894). Җаек табигать белемен яратучылар җәмгыятенең, Рус география җәмгыятенең тулы хокуклы әгъзасы (1898).

Дмитрий Никольский
Туган 25 октябрь 1855(1855-10-25)[1]
Пермь, Россия империясе
Үлгән 26 июнь 1918(1918-06-26) (62 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
РСФСР
Әлма-матер Император тыйб-хирургия академиясе[d] һәм С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре табиб, антрополог, этнограф, географ
Эш бирүче Санкт-Петербург дәүләт тау университеты
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d] һәм медицина фәннәре докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

Дмитрий Петрович Никольский — 1855 елның 25 ноябрендә (6 ноябрьдә) Пермь шәһәрендә туган[2]. 1880 елда Петербург хәрби-медицина академиясен (хәзер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе) тәмамлаганнан соң, Кыштым тау заводларында земство табибы булып эшли. 1888 елда Санкт-Петербургның Невская фабрикасының баш табибы вазифасын башкара.

1897 елда медицина докторы дәрәҗәсен ала. Никольский Дмитрий Петрович Россия империясенең беренче булып хезмәт гигиенасы һәм производствода бәхетсез очраклар вакытында беренче медицина ярдәме курсы булдыра.

Үзенең лекцияләрен ул Тау (хәзер Санкт-Петербург дәүләт тау университеты)1897 елдан Технология (1902елдан алып) һәм политехник (1904 елдан алып) институтларында укый. Табиб-җәмәгатьче буларак, ул гомер буе хезмәт шартларын яхшырту буенча актив чыгыш ясый. Шулай ук Николай Иванович Пирогов съездларында катнаша. Революциядән (1917) соң Петроград өлкә хезмәт бүлегенең «хезмәтне саклау бүлегендә» хезмәт итә.

1918 елның 26 июнендә Петроградта ваба авыруыннан вафат була[3].

Фәнни эшчәнлеге һәм хезмәтләре

үзгәртү

Фәнни хезмәтләре башкортларның антропологиясенә һәм этнографиясенә, халык медицинасына багышланган. Кәсле, Кыштым заводларында, Нязепетровск заводында, Көньяк Уралның алтын приискларында эшләүчеләрнең санитар-гигиеник шартларын һәм төп авыруларын, земство табибларының эшчәнлеген өйрәнә[2].«Башкортлар: этнографик һәм санитар-антропологик тикшеренү» («Башкиры: этнографическое и санитарно-антропологическое исследование»; 1899) дип аталган хезмәтендә дала һәм тау башкортларның антропологик үзенчәлекләрен, традицион интерьерын, киемен, башкорт аш-суын, хужалыгын, йолаларын, бәйрәмнәрен сурәтли.

  • Хезмәтләре: Из поездки к лесным башкирам // Землевладение. Кн.4. СПб., 1895; Библиографический указатель литературы о башкирах //Этнографическое обозрение. 1899. № 4.

Җәмәгать эшчәнлеге

үзгәртү

Халык арасында гыйлем камиллеген тарату буенча комиссия белән җитәкчелек итә. Халык университетларын оештыруда һәм күп төрле күргәзмәләрдә катнаша. Пирогов җәмгыятендә, антрополог, этнографлар, география җәмгыяте эшләрендә катнаша. Җаек табигать белемен яратучылар җәмгыятенең, Рус география җәмгыятенең тулы хокуклы әгъзасы. Рус Халык сәламәтлеген саклау җәмгыятенең 4-нче бүлекчәсе рәисе урынбасары (1898).

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. НИКОЛЬСКИЙ Дмитрий Петрович
  2. 2,0 2,1 Башҡорт энциклопедияһы/ Никольский Дмитрий Петрович
  3. Забытые имена Пермской губерни/ Никольский Дмитрий Петрович, archived from the original on 2021-10-23, retrieved 2022-05-04 

Сылтамалар

үзгәртү