Нязепетровск
Нязепетровск, Назыпетровск яки Наҗыпетровск (рус. Нязепетровск) — Чиләбе өлкәсендәге кече шәһәр, Нязепетровск районының административ үзәге.
Нязепетровск | |
---|---|
Ил | Россия |
Өлкә | Чиләбе өлкәсе |
Район | Нязепетровск районы |
Координатлар | 56°3'тн, 59°36'кнч |
Нигезләнгән | 1747 |
Мәркәз биеклеге | 100 м |
Халык саны | 12 452 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | +7 35156 |
Почта индексы | 456970 |
География үзгәртү
Нязепетровск Урта Урал көнбатыш битләвенең көньяк өлешендә, Наҗы елгасы (Караидел кушылдыгы) өстендә, Чиләбедән 338 километрга төньяк-көнбатышка таба урнашкан. Нязепетровская тимер юл станциясе.
Исем чыганагы үзгәртү
Шәһәр үз исемен Нязя елгасы һәм заводның нигезләүче Пётр Осокинның исеме буенча ала.
Гидроним "Нязя" төрки телләрдә, шул исәптән башкорт теле диалектларында, "чыршы" дип аңлатыла.
Тарих үзгәртү
Нязепетровск 1747 елда чугун эретү һәм тимер ясау заводы янындагы бистә буларак нигезләнә.
1894 елда завод бистәсендә якынча 10,6 мең кеше яшәгән, 18 лавка (кибет) һәм бер хастаханә булган.
1932 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала, 1944 елдан — шәһәр.
Халык үзгәртү
1939[2] | 1959[3] | 1970[4] | 1979[5] | 1989[6] | 2002[7] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|---|
~13 000 | 22 497 | 18 584 | 17 736 | 17 133 | 13 405 | 12 452 |
Милли состав үзгәртү
Милләт | 2002[8] | 2010[9] |
---|---|---|
руслар | 85,7% | 85,2% |
татарлар | 6,7% | 7,1% |
башкортлар | 6,0% | 6,2% |
Икътисад үзгәртү
- Нязепетровск краннар төзү заводы (шәһәр оештыручы предприятиесе)
- агач эшкәртү сәнәгатенең прердприятиеләре.
Мәгариф үзгәртү
5 балалар бакчасы, 4 өстәмә белем алу учреждениесе, 4 мәктәп.
Югары уку йортлары үзгәртү
- Көньяк Урал дәүләт университетының филиалы
- Чиләбе дәүләт университетының филиалы
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-11-19
- ↑ http://www.mojgorod.ru/cheljab_obl/njazpetrvsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2014-01-27
- ↑ 2010 ел сан алу базасы