Ринат Янбаев
Ринат Рудольф улы Янбаев (1984 елның 7 апреле, Ногинск, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР) — Россия футболчысы (сакчы), Россия милли футбол җыелмасы әгъзасы (2008—2012), Россия чемпионатының бакыр призеры (2013/14), Россия кубогы иясе (2014/15, 2016/17), 2008 елгы Европа футбол чемпионатының бакыр призеры.
Ринат Янбаев | |
---|---|
Туган | 7 апрель 1984[1][2] (40 яшь) Ногинск, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | Россия |
Һөнәре | футболчы |
Спорт такымы әгъзасы | Зенит, Локомотив, Химки, Анжи, ЦСКА, Кубань, Русия милли аяк тубы җыелмасы һәм Знамә[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүРинат Янбаев 1984 елның 7 апрелендә Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә туа. Аның әтисе милләте буенча татар, ә әнисе рус[3]. 7 яшьтән башлап Ногинск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә. 10 яшендә ЦСКАның балалар-яшүсмерләр мәктәбенә күчә. Беренче дивизионда «Анжи», «Химки» һәм «Кубань» өчен уйный.
2007 елгы чемпионатның беренче әйләнешеннән соң «Кубань» клубыннан Мәскәү «Локомотив»ына күчә. ЦСКАга каршы матчта дебют ясый. Озакламый ул клубның төп уенчысы була һәм Россия җыелма командасы дәрәҗәсенә күтәрелә. 2009 һәм 2010 сезоннарында чемпионатта мөмкин булган 30 уен арасыннан 30 уен үткәрә. 2010 елгы сезон тәмамлангач «Рубин» һәм «Зенит»тан тәкъдимнәр була, тик «Локомотив» аны сатудан баш тарта[4]. 2011 елның 18 августында УЕФА Европа лигасының 4 квалификация раунды матчында Трнава «Спартагы»на каршы (2:0) матчның 34 минутында «Локомотив» өчен беренче голын кертә. 2012 елны нигез уенчысы булып башлый.
2012 елның 6 сентябрендә аренда хокукларында Санкт-Петербургның «Зенит»ына күчә[5]. ЦСКА белән матчта 2012 елның 26 ноябрендә клуб өчен беренче тупны кертә[6].
Кышын, яңадан төп уенчысы булып «Локомотив»ка кайта. 2013 елның 5 маенда премьер-лигада «Локомотив» өчен үзенең беренче голын Пермьнең «Амкар»ы капкасына кертә (4:2). 2017 елның 5 июнендә клубтан китә[7].
2017 елның 13 июнендә «Краснодар» белән 2 еллык контрактка кул куя[8]. Команда өчен өч матч үткәрә: 27 июльдә Европа лигасының 3 квалификация раундында «Люнгбю»га каршы (2:1), 13 августта Россия чемпионатының 6 турында «Амкар»га (1:1) һәм 20 сентябрьдә Россия кубогының 1/16 өлешендә «Томь»га каршы (1:2). 2018 елның 24 июлендә контракт үзара килешү буенча өзелә[9].
Җыелма команда составына
үзгәртү2008 елның маенда Швейцария һәм Австриядә узачак 2008 елгы Европа чемпионатына заявкага кертелә. 28 май көнне Сербия җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта Россия милли җыелма командасында дебюты була (2:1).
Россия җыелма командасы тренеры Гус Хиддинк фикеренчә, 2009 елда Янбаев дөньядагы иң тиз уенчыларның берсе була[10].
Казанышлар
үзгәртү- Россия чемпионатының бакыр призеры: 2013/14;
- Россия Кубогы иясе: 2014/15, 2016/17;
- Европа чемпионатының бакыр призеры: 2008;
- Россия чемпионатының иң яхшы 33 футболчысы исемлегендә (2): № 2 (2009); № 3 (2012/2013);
- Россиянең атказанган спорт мастеры (2008).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Transfermarkt.com — 2000.
- ↑ As — Madrid: PRISA, 1967. — ISSN 1888-6671
- ↑ Ренат Янбаев: «В свой день рождения буду прятаться от команды на базе» | ФК Локомотив.
- ↑ Ренат Янбаев остается в «Локомотиве». әлеге чыганактан 2011-01-16 архивланды. 2011-01-16 тикшерелгән.
- ↑ Янбаев подписал контракт с «Зенитом»
- ↑ Ренат Янбаев: «В конце такого матча не стоило ставить такой пенальти – показалось, что Губочан сыграл в мяч». Sports.ru (2012-11-27). әлеге чыганактан 2012-11-29 архивланды. 2012-11-27 тикшерелгән. “Жалко, что мой гол не стал победным. Лучше бы выиграли сегодня, а я бы не забил.”
- ↑ Ренат Янбаев покидает «Локомотив»
- ↑ РЯДЫ «КРАСНОДАРА» ПОПОЛНИЛ РЕНАТ ЯНБАЕВ
- ↑ «Краснодар» расстался с Янбаевым
- ↑ Хиддинк рад, что при счете 1:1 его футболисты не стали паниковать