Руа́нда Җөмһүрияте (фр. République du Rwanda, Калып:Lang-rw, ингл. Republic of Rwanda) — Үзәк Африкада урнашкан дәүләт. Көнбатышта Конго Демократик Җөмһүрияте, төньякта Уганда, көнчыгышта Танзания, көньякта Бурунди белән чиктәш. Әлеге ил дөньяда киң танылышны 1994елгы геноцид вакытында ала.

Руанда
Flag of Rwanda.svg Coat of arms of Rwanda.svg
Байрак Илтамга
милли һимны
LocationRwanda.svg
Бәйсезлек көне 1962 елның 1 июле
Рәсми телләр француз, руанда, инглиз
Башкала Кигали
Президент
Премьер-министр
Поль Кагаме
Бернар Макуза
Мәйдан
• Барлыгы

26 338 км²
Халык саны
• Бәя
Халык тыгызлыгы

13 246 394 (2022)[1]
КПҮИ  0,534[2] 
Акча берәмлеге Руанд франкы
Интернет-домен .rw
ISO коды RW
ХОК коды RWA
Телефон коды +250
Сәгать кушаклары UTC+02:00 һәм Africa/Kigali[d][3]
Җини коэффициенты 43,7[4]
Балигъ булу яше 18 яшь

Руанда Африканың үзәгендә урнаша. Экватордан ерак түгел. Конго Демократик Җөмһүрияте белән булган чиктә Киву күле (крокодиллар яшәмәгән бердәнбер Африка күле) һәм Русизи елгасы урын ала. Илнең үзәгендә аның башкаласы Кигали урнаша.

Халык саны якынча 11,1 млн кеше. Уртача гомер озынлыгы ир-кешеләрдә 49 ел, хатын-кызларда 52 ел. Шәһәрдә торучылар халыкның 18 % ын тәшкил итәләр.

ДинҮзгәртү

Руанда хөкүмәтенең 2006 елның 1 ноябрендәге докладында хәбәр ителгәнчә, Руанда халкының 56,5 % ы - католиклар, 26 % ы - протестантлар, 11,1 % ы - җиденче көн адвентистлары, 4,6 % ы - мөселманнар, 1,7 % ы - үз диннәре турында белдерми һәм 0,1 % ы - төрле халыкларның традицион диннәренә ышанучылар [5].

 
Илнең башкаласы Кигали(ингл.) шәһәренең Зур (Әл-Фәтах) мәчете. 1913 елда төзелгән

ИскәрмәләрҮзгәртү