Су асты көймәсе

(Су асты көймә битеннән юнәлтелде)

Су асты көймәсе (субмарина) — су астына төшә һәм озак вакытлар су астында хәрәкәт итә ала торган караплар класы. Ләкин 1944 елга кадәр бөтен су асты көймәләре нигездә су өстендә йөзә һәм асылда яктыла дошманга һөҗүм итер яки дошман карапларыннан яшеренер өчен су астына төшә торган су өсте көймәләре булып тора.

Дөньяның күп дәүләтләрендә кораллы көч хәрби-диңгез флотының су астындагы төп коралы.

Тәгаенләнеше үзгәртү

Хәрби максатта куллану үзгәртү

 
«Огайо» тибындагы су асты көймәсе «Трайдент» ракеталары белән ата. Өч үлчәүле рендер.

Су асты көймәләре нигездә хәрби корал итеп кулланыла. Җиһазландырыу һәм классына карап, алар түбәндәге максатларга хезмәт итә:

  • мөһим хәрби-сәнәгать комплексларын һәм административ үзәкләрне, хәрби-диңгез базаларын, портларны һәм башка җир өсте объектларын зыянлау,
  • дошманның су өсте һәм су асты көймәләрен һәм судноларын юк итү,
  • яшерен мина киртәләре кору,
  • турыдан-туры яки ерактан торып радиолокация системасы аша күзәтчелек алып бару,
  • элемтә карабы итеп куллану, хәбәрләрне ретрансляцияләү (теоретик җәһәттән бу штабка дөнья океанының теләсә кайсы ноктасындагы караплар белән элемтә тоту мөмкинлеген бирә),
  • күзәтчелек-диверсия төркемнәрен тәгаен урынга илтү һәм башка хәрби һәм махсус ярдәмче бурычларны үтәү өчен.

Тыныч чорда куллану үзгәртү

 
«Дойчланд». Су асты почтальоны
 
Табигатне күзәтү

Су асты көймәләре фәнни-тикшеренү максатларында киң кулланыла. Җирнең геомагнит кырын өйрәнү белән бәйле тәҗрибәләрдә су астына төшерелгән су асты көймәләре коралны урнаштыру өчен тотрыклы платформа рәвешендә файдаланыла.