Брокер - товар, фонд һәм валюта биржаларында арадашлык хезмәте белән шөгыльләнүче физик зат яки фирма. Кагыйдә буларак, брокерлар килешүләрне клиентларның кушуы буенча, алар исеменнән, алар хисабына төзиләр; кайбер очракларда үз исемнәреннән дә (бу йомышны ышанып тапшыручы хисабына), ягъни комиссионер буларак та гамәл кылалар. Брокерлар үз клиентларына өстәмә хезмәтләр (базардагы вәзгыятьне өйрәнү, товарларны рекламалау һ.б.) дә күрсәтә алалар.