Усман Нигъмәтулла улы Терегулов (18961943) — Башкорт милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе. Башкорт армиясе поручигы, Башкорт хәрби шурасы әгъзасы, полк командиры.

Усман Терегулов
Туган 16 декабрь 1896(1896-12-16)
Благовар районы
Үлгән 7 апрель 1943(1943-04-07) (46 яшь)
Амур өлкәсе, Хабарау крае, РСФСР, СССР
Әлма-матер Питербург дәүләт элемтә юллары университеты[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр

Биографиясе үзгәртү

Терегулов Усман Нигъмәтулла улы 1896 елда Уфа губернасы Бәләбәй өязе Каргалы авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Благовар районы Югары Каргалы авылы) туган. Касыйм татарларыннан,Терегуловлар морза нәселеннән.

1914 елда хәрби хезмәткә алына. Киев хәрби училищесын тәмамлый. 1917 елгы инкыйлабтан соң туган ягына прапорщик чинында кайта.

1918 елда Башкорт милли-азатлык хәрәкәтенә кушыла. Башкорт хөкүмәтенең Чиләбедә эшли башлавыннан алып автономиянең хәрби көчләрен оештыруда актив катнаша. Аның агасы Хәлил Терегулов Башкорт хәрби шурасының мобилизация бүлеген җитәкли. 1918 елның июнь азагында Башкорт хәрби шурасы Усман Терегуловны Башкортстан автономиясенең Тамьян-Катай кантонына җибәрелә, монда ротмистр Әмир Карамышев белән бергә Тамьян-Катай ирекле отрядын оештыру белән шөгыльләнә. 1918 елның июль башында бу 300 кешедән торган отрядның командиры итеп билгеләнә[1].

Себер армиясе белән кытыршылыклар барлыкка килгәч Башкорт хөкүмәте Самардагы Комуч белән бәйләнешкә керә һәм сентябрьдә Халык армиясе составында башкорт частьларын берләштергән Башкорт аерым корпусы төзелә. 1918 елның көз ахырына карый фронт Башкортстан аша үтә, ә башкорт гаскәрләре Стәрлетамак фронтын оештыра. Декабрь азагында аларга ярдәмгә Башкортстан автономиясенең көньяк кантоннардан ьыелган ирекле отрядлар, шул исәптән Терегулов җитәкчелегендәге Тамьян-Катай отрядлары җибәрелә. Усман Терегулов 1919 елның февраленә кадәр кызыл частьларга каршы хәрби сугышларда катнаша[1].

1919 елның февраль башында Терегуловны 2-се Башкорт укчылар дивизиясенең 6 нчы полк командиры итеп билгеләнә.

1921 елдан соң Башкортостанга кайта, кулга алына һәм бераз вакытка иректән мәхрүм ителә[2].

Аннары Ленинградка китә, Ленинград тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлый.

1936 елның 24 октябрендә янә кулга алына һәм 8 елга иректән мәхрүм ителә. Аны НКВД-ның Ухта-Печора лагерена (хәзер Коми Республикасы территориясе), аннары Ерак Көнчыгышка Свободный каласына җибәрелә. Усман Терегулов тоткында 1943 елның 7 апрелендә Хабаровск крае (хәзерге Амур өлкәсе) Свободный шәһәрендә вафат була. 1989 елның 30 августында аклана[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Ярмуллин А. Ш. У истоков Башкирской республики. Биографии деятелей Башкирского нацио­нального движения (1917—1920 гг.). — Уфа: Китап, 2017. — С. 159–163. — 232 с. — ISBN 978-5-295-06659-7.
  2. «Материалы к биографическому словарю социалистов и анархистов» тигән сығанаҡта репрессияға тарттырылғандар араһында Терегулов Осман Нигмантулович телгә алына:

Әдәбият үзгәртү

  • Муртазин М. Л. Башкирия и башкирские войска в гражданскую войну. — М.— Л., 1927.
  • Таймасов Р. С. Участие башкир в Гражданской войне: книга первая. В лагере контрреволюции (1918 — февраль 1919 гг.). — Уфа, 2009. — 200 с. — ISBN 978-5-7477-2159-3.
  • Терегулов Усман Нигматуллович // Дубленных В. В. Ак армия на Урале: Ист. справки частей и соединений. — Екатеринбург: Изд-во Җаек. ун-та, 2008. – 385 с. — ISBN 978-5-7525-1868-7.
  • Ярмуллин А. Ш. Башҡорт армияһы тарихынан. — Өфө: Китап, 2012. — 280 с. — ISBN 978-5-295-05503-4.
  • Тереғолов Ә. Ғ. Тереғоловтар // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.