Каргалы (Благовар районы)
Каргалы — Башкортстанның Болгавар районындагы татар авылы. Рәсми рәвештә ике торак пункты буларак санала: Түбән Каргалы һәм Югары Каргалы. Әдәбиятта Бәләбәй Каргалысы һәм Яңа Каргалы буларак та билгеле. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 438 кешенең яшәве мәгълүм.
Каргалы | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Каргалинский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Каргалинский сельсовет[d] |
Халык саны |
183 (2002)[2], 232 (2009)[2], 259 (2010)[3] |
Почта индексы | 452731 |
Ике ырудаш авыл: Каргалыбаш, Каргалытамак белән Каргалы авыл җирлеген тәшкил итә.
Тарихи мәгълүмат
үзгәртүАвылга Төмән өязе морзалары, Идәй авылыннан чыгып киткән Еникеевлар һәм Терегуловлар нигез сала. Күршеләреннән матди хәле буенча ерак китмәсәләр, дә аларның берникадәр өстенлеге булган, чөнки Уфа губернасының башка кайбер татар морзалары белән бергә алар 1796 елда дворянлык хокукларын кайтаралар. Морза балалары рус дөньяви уку йортларына керә алганнар, дәүләт хезмәтенә алынганнар.
1917 елда Яңа Каргалыда (утарлар белән бергә) 3107 кеше яши, шул исәптән 3052 мишәр (434 хуҗалыкта), 20украин (4 хуҗалык), берәр хуҗалыкта 14 удмурт, 14 типтәр, 7 татар яши.[4]
Өч ел узуга, 1920 елда биредә (Чәрмәсән тимер юл тукталышы белән) 477 хуҗалыкта 3149 татар һәм 19 хуҗалыкта 75 рус яши.[5] Совет чорында Каргалыда бары тик татарлар яшәве билгеле. Ә 2002 ел халык санын алуның рәсми мәгълүматларында биредә 30%ка якын башкорт яшәве күрсәтелә.
Икътисад һәм социаль тармак
үзгәртүАгрофирма «Каргалыбаш».
Атаклы кешеләр
үзгәртү- Әбүбәкер Терегулов (1885–1966), татарлардан чыккан беренче медицина профессоры.
- Әмирхан Еники
- Гайсә Еникеев — 3нче, 4нче Дәүләт Думаларында Бәләбәй өязеннән депутат.
- Гомәр Терегулов (1883―1938), җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы, мөһаҗир.
- Гыйниятулла Терегулов (1891–1984), татарлардан чыккан беренче медицина профессоры.
- Рафаэль Еникиев (1942—1993), медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1992). БАССР атказанган табибы (1987).
- Әмир Үтәшев (1919-?), Идел-Урал легионы гаскәрие.
- Сөләйман Еникиев, физиолог, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы.
Чыгышы буенча Каргалыга нисбәтле кешеләр:
- Искәндәр Нигъмәтуллин, Роберт Нигъмәтуллин[6], чын фамилияләре – Терегулов
- Әмир Әбдразаков, Әскар Әмир улы Әбдразаков, чын фамилияләре — Еникеев
- Рәшит Ногманов — кинорежиссер
- Зариус Шихмурзаева
- Зилә Сөнгатуллина, әнисе ягыннан фамилиясе — Еникеева
- Башка нәселләр: Янгуразовлар, Мамлеевлар, Үтәшевлар, Сөендековлар, Дивеевлар, Килмәмәтовлар, Булатовлар, Азеевлар.
Демография
үзгәртү2002[2] | 2009[2] | 2010[3] |
---|---|---|
183 | ↗232 | ↗259 |
Географик урынлашу
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
- ↑ 3,0 3,1 Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года:этнический состав. Москва, 2009(үле сылтама)
- ↑ http://www.tatworld.ru/article.shtml?article=141§ion=0&heading=0